Татарстан Республикасының хәзерге Лаеш районы территориясендә урнашкан була.

1927 елдан – Лаеш районы Серебрячиха авыл советы, 1948 елдан Лаеш авыл советы составында. Халык саны – 221 кеше (1930 ел, руслар), 220 кеше (1939 ел, руслар).

1955–1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгә, халкы Лаеш районының Лаеш эшчеләр поселогына күчерелә.