Татарстан Республикасының хәзерге Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән 131 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Сарсаз-Тралы авыл советы, 1944 елдан – Дусай-Кичү авыл советы, 1963 елдан Иске Мәлкән авыл советы составында.

Халык саны – 514 кеше (1930 ел, татарлар), 651 кеше (1939 ел, татарлар), 453 кеше (1963 ел, татарлар).

Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасына эләгә. Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.