Биографиясе

1854 ел, Казан губернасы, Тәтеш өязе Болын-Балыкчы авылы — 1928 ел, шунда ук.

Крәстияннәр катлавыннан.

Мәдрәсәдә укый.

Тәтеш өязендә волость старшинасы була.

Мусин башлангычы белән аның туган ягында икееллык земство училищесе ачыла. Казан губернасыннан 2 нче Дәүләт Думасы депутаты (1907), җирле мәхкәмәне үзгәртеп кору комиссиясе һәм мөселманнар фракциясе әгъзасы. Карашлары буенча консерватор.

Дума таркалгач, туган ягына кайта, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Әдәбият         

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 гг.: Сб. док. и материалов. Уфа, 1998.