Татарстан Республикасының хәзерге Яшел Үзән районы территориясендә, Зөя тимер юл станциясеннән – 2 км, Зөя пристаненнан 10 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Зөя районы Кочемир авыл советы, 1948 елдан Югары Ослан районы Нижняя Вязовка авыл советы составында. Халык саны – 385 кеше (1930 ел, руслар), 355 кеше (1955 ел, руслар).

1955–1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгә.