Татарстан Республикасының хәзерге Азнакай районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 76 км, Чаллы пристаненнан 76 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Сарман районы Чубар Абдул авыл советы, 1935 елдан – Тымытык районы Буралы авыл советы, 1963 елдан – Әлмәт районы, 1965 елдан Азнакай районы Чубар Абдул авыл советы составында. Халык саны – 131 кеше (1930 ел, татарлар).

1960 елларның икенче яртысында юкка чыга.