Татарстан Республикасының хәзерге Лаеш районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 57 км, Лаеш пристаненнан 22 км ераклыкта урнашкан була.

1927 елдан – Лаеш районы Владимировка авыл советы, 1944 елдан – Корноухово районы Владимировка авыл советы, 1954 елдан – Лаеш районы Владимировка авыл советы, 1963 елдан Питрәч районы Александровка авыл советы составында.

Халык саны – 200 кеше (1930 ел, руслар), 220 кеше (1939 ел, руслар), 129 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.