Татарстан Республикасының хәзерге Сарман районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 89 км, Чаллы пристаненнан 63 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Сарман районы Чубар Абдул, 1956 елдан – Иске Кәшер, 1963 елдан Чубар Абдул авыл советлары составында. Халык саны – 131 кеше (1930 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.