Татарстан Республикасының Нурлат районы территориясендә, Нурлат тимер юл станциясеннән – 4 км, Чистай пристаненнан 130 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Октябрь районы Түбән Нурлат, 1963 елдан – Югары Нурлат, 1986 елдан – Кормыш авыл советлары, 2001 елдан Нурлат шәһәре составында.

Халык саны – 1685 кеше (1930 ел, татарлар), 1462 кеше (1938 ел, татарлар), 969 кеше (1949 ел, татарлар), 1079 кеше (1958 ел, татарлар), 1286 кеше (1970 ел, татарлар), 1134 кеше (1979 ел, татарлар), 833 кеше (1989 ел, татарлар).