Татарстан Республикасының хәзерге Лаеш районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 54 км, Лаеш пристаненнан 8 км ераклыкта урнашкан.

1927 елдан – Лаеш районы берләштерелгән авыл советы, 1944 елдан – Лаеш районы Көек авыл советы, 1963 елдан Питрәч районы Лаеш авыл советы составында. Халык саны – 95 кеше (1930 ел, руслар), 116 кеше (1939 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.