Татарстан Республикасының хәзерге Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән – 135 км, Минзәлә пристаненнан 43 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Усай авыл советы, 1963 елдан Кадрәк авыл советы составында. Халык саны – 200 кеше (1930 ел, руслар), 39 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.