Татарстан Республикасының хәзерге Биектау районы территориясендә, Коркачык тимер юл станциясеннән – 18 км, Казан пристаненнан 61 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Питрәч районы Урта Ия авыл советы, 1935 елдан – Биектау районы Югары Ия авыл советы, 1963 елдан Питрәч районы Яңавыл авыл советы составында. Халык саны – 289 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.