Татарстан Республикасының хәзерге Кама Тамагы районы территориясендә, Каратун тимер юл станциясеннән – 67 км, Кама Тамагы пристаненнан – 10 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Кама Тамагы районы Красное Тенишево авыл советы, 1956 елдан – Кече Мәрәтхуҗа авыл советы, 1963 елдан – Тәтеш районы Кече Салтык авыл советы, 1966 елдан Кама Тамагы районы Кече Салтык авыл советы составында. Халык саны – 454 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.