Татарстан Республикасының хәзерге Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән 122 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Каракул авыл советы, 1954 елдан Игим авыл советы составында. Халык саны – 204 кеше (1930 ел, марилар), 332 кеше (1939 ел, марилар).

Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасына эләгә. Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.