Татарстан Республикасының хәзерге Апас районы территориясендә, Каратун тимер юл станциясеннән – 37 км, Тәтеш пристаненнан 35 км ераклыкта урнашкан була.

1927 елдан – Апас районы Ровные Ключи авыл советы, 1963 елдан – Тәтеш районы, 1964 елдан Апас районы Олы Болгаер авыл советы составында.

Халык саны – 153 кеше (1930 ел, руслар), 66 кеше (1949 ел, руслар), 44 кеше (1958 ел, руслар).

Соңгы кешеләр авылдан 1967 елда чыгып китә.