Татарстан Республикасының хәзерге Буа районы территориясендә, Борындык тимер юл станциясеннән – 12 км, Тәтеш пристаненнан 70 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Буа районы Чуаш Киштәге авыл советы, 1935 елдан – Буденный районы Чуаш Киштәге авыл советы, 1958 елдан Буа районы Боерган авыл советы составында. Халык саны – 143 кеше (1930 ел, чуашлар), 140 кеше (1939 ел, чуашлар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.