Татарстан Республикасының хәзерге Тукай районы территориясендә, Круглое Поле тимер юл станциясеннән – 32 км, Чаллы пристаненнан 28 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан Чаллы районы Князево авыл советы составында.

Халык саны – 129 кеше (1930 ел, руслар), 194 кеше (1939 ел, руслар), 147 кеше (1956 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.