Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы территориясендә, Каратун тимер юл станциясеннән – 43 км, Красновидово пристаненнан 28 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Кама Тамагы районы Келәнче авыл советы, 1963 елдан – Тәтеш районы, 1965 елдан Кама Тамагы районы Иске Барыш авыл советы составында. Халык саны – 111 кеше (1930 ел, татарлар).

Соңгы кешеләр авылдан 1979 елда чыгып китә.