Татарстан Республикасының хәзерге Алексеевск районы территориясендә, Нурлат тимер юл станциясеннән – 102 км, Чистай пристаненнан 80 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Биләр районы Александровка авыл советы, 1956 елдан – Красный Баран авыл советы, 1963 елдан – Чистай районы Красный Баран авыл советы, 1966 елдан Алексеевск районы Зур Полянка авыл советы составында.

Халык саны – 60 кеше (1930 ел, руслар), 67 кеше (1939 ел, руслар), 39 кеше (1956 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.