Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы территориясендә, Чистай пристаненнан 58 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Яңа Чишмә районы Чабаксар авыл советы, 1963 елдан Чистай районы Черемухово авыл советы составында.

Халык саны – 182 кеше (1930 ел, руслар), 170 кеше (1939 ел, руслар), 103 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый, 1970 елларда яшәүдән туктый.