Татарстан Республикасының хәзерге Әлмәт районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 90 км, Чаллы пристаненнан 150 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Акташ районы Мәмәт авыл советы, 1956 елдан – Әлмәт районы Мәмәт авыл советы, 1963 елдан Кичүчат авыл советы составында.

Халык саны – 52 кеше (1930 ел, татарлар), 119 кеше (1939 ел, татарлар), 93 кеше (1956 ел, татарлар), 22 кеше (1979 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1979 елдан соң телгә алынмый.