Татарстан Республикасының хәзерге Актаныш районы территориясендә урнашкан була.

1930 елдан – Мөслим районы Исәнсеф авыл советы, 1935 елдан – Калинин районы Исәнсеф авыл советы, 1956 елдан – Актаныш районы Чишмә авыл советы, 1963 елдан – Алабуга районы Нәҗәр авыл советы, 1966 елдан Актаныш районы Чишмә авыл советы составында. Халык саны – 201 кеше (1930 ел, татарлар), 200 кеше (1939 ел, татарлар), 326 кеше (1956 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 2005 елдан соң телгә алынмый.