Татарстан Республикасының хәзерге Ютазы районы территориясендә, Ютазы тимер юл станциясеннән 12 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Тымытык районы Какылы Күл авыл советы, 1935 елдан – Ютазы районы Бәйрәкә авыл советы, 1963 елдан – Бөгелмә районы Ютазы авыл советы, 1966 елдан Баулы районы Ютазы авыл советы составында. Халык саны – 118 кеше (1930 ел, татарлар), 140 кеше (1963 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1960 еллар ахырыннан телгә алынмый.