Татарстан Республикасының хәзерге Зәй районы территориясендә, Акташ тимер юл станциясеннән – 20 км, Чистай пристаненнан 95 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Акташ районы Иске Ялан авыл советы, 1956 елдан –Бота авыл советы, 1963 елдан Әлмәт районы Кузайкино авыл советы составында. Халык саны – 97 кеше (1930 ел, руслар), 94 кеше (1956 ел, руслар), 89 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.