Татарстан Республикасының хәзерге Балык Бистәсе районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 96 км, Балык Бистәсе пристаненнан 25 км ераклыкта урнашкан була.

1927 елдан – Балык Бистәсе районы Зюзино авыл советы, 1963 елдан Питрәч районы Корноухово авыл советы составында. Халык саны – 268 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.