Татарстан Республикасының хәзерге Бөгелмә районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән 34 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Бөгелмә районы Ростовка авыл советы, 1963 елдан Яңа Сумароков авыл советы составында. Халык саны – 70 кеше (1930 ел, руслар), 90 кеше (1939 ел, руслар), 61 кеше (1956 ел, руслар), 57 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.