Татарстан Республикасының хәзерге Баулы районы территориясендә, Ютазы тимер юл станциясеннән 53 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Баулы районы Родниковка авыл советы, 1948 елдан – Покровский Урустамак авыл советы, 1956 елдан – Николашкино авыл советы, 1963 елдан – Бөгелмә районы Дмитриевка авыл советы, 1966 елдан Баулы районы Дмитриевка авыл советы составында.

Халык саны – 84 кеше (1930 ел, удмуртлар), 64 кеше (1956 ел, удмуртлар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.