Минтимер Шәрип улы Шәймиев – Татарстан Республикасының беренче Президенты (1991–2010 елларда). Ул вазифага 1991 елның 12 июнендә керә (1996 елның мартында – икенче, 2001 елның мартында – өченче срокка, 2005 елның мартында РФ Президенты В.В.Путин тәкъдиме буенча ТР Дәүләт Советы аны дүртенче срокка раслый). Аның Президентлык вакыты, мәсәлән, Татарстан Республикасы торак пунктларын тоташ газлаштыру (1995–2002 еллар), тузган торакны бетерү (1995–2004 еллар) һәм республика халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән башка программалар белән истә калды.

Татар милләтен берләштерү һәм торгызу максатыннан 1992 елда М.Ш.Шәймиев җитәкчелегендә «Бөтендөнья татар конгрессы» оештырыла. 1000 нән артык делегатны берләштергән беренче конгресс 1992 елның 19–21 июнендә Казанда уза. Гомумән алганда, М.Ш.Шәймиевнең ТР Президенты буларак эшчәнлегенең мөһим нәтиҗәсе – Россиядә һәм бөтен дөньяда татарларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт урнашу.

Минтимер Шәрип улы Шәймиев – «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды»на нигез салучы. 2010 елда ул ТР Дәүләт Киңәшчесе вазифасына керешә һәм «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре» проектын җитәкли. Һәм тагын бик күп, бик күп эшләр...

Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек һәм тагын озак еллар буе үз хезмәтегезнең җимешләрен күрү шатлыгын телибез!