- РУС
- ТАТ
Татар энциклопедиясенең 6 томында 20 000 мәкалә, 50 китап, 2000 фәнни мәкалә фәкать татарлар һәм Татарстан турында
Институт тарихы 1990 елның февралендә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Татар Совет энциклопедиясе бүлеге оештырудан башлана. Бүлек 12 хезмәткәрдән тора, аны Ф.С.Хәкимҗанов җитәкли.
1991 елда Татарстан Фәннәр академиясе оешып, аның эчке фәнни-тикшеренү структуралары булдырылганнан соң, Татар Совет энциклопедиясе бүлеге ТР Фәннәр академиясе составына Татар энциклопедиясе бүлеге буларак тапшырыла. Бүлек мөдире итеп Г.С.Сабирҗанов билгеләнә, бүлектә 16 галим эшли.
1993 елның 8 апрелендә ТР Фәннәр Академиясе Президиумы Татар энциклопедиясе бүлеген Татар энциклопедиясе институты итеп үзгәртеп кору турында Карар кабул итә.
Институт составында түбәндәге бүлекләр булдырыла:
Институтның беренче директоры итеп М. Х. Хәсәнов сайлана, аның урынбасары итеп Г.С.Сабирҗанов билгеләнә. Институт коллективында 41 кеше санала.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1994 елның 3 маендагы карарында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты республикада нәшер итүгә әзерләнгән энциклопедик характердагы басмаларны, терминологик сүзлекләрне һәм фәнни сүзлек-белешмәләрне фәнни-эксперт бәяләүне гамәлгә ашыручы төп учреждение буларак билгеләнә.
1998 елга Институт фәнни-тикшеренү һәм нәшрият учреждениесе буларак формалашып җитә.
Институт эшчәнлегенең төп максатлары: Татарстан Республикасы һәм татар халкының социо-мәдәни һәм тарихи-фәнни мирасын өйрәнү буенча фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрү, энциклопедик һәм монографик характердагы фәнни-тикшеренү продукциясен эшләү һәм бастыру, мәгълүматны ачыклау, системалаштыру, саклау һәм аны мәдәни-мәгариф киңлегенә кертү.
Тиз арада раритет китапка әйләнгән беренче белешмә басылып чыга:
107 хезмәткәрдән торган институт коллективы Казанның үзәк өлешендә сәүдәгәр Крестовниковларның реставрияцияләнгән йортына күчә. Институтның структурасы үзгәрә, һәм ул түбәндәге фәнни-тикшеренү һәм нәшрият бүлекләрне үз эченә ала:
Институт оешуның беренче көннәреннән үк фәнни һәм энциклопедик кадрлар әзерләүгә һәм аларның һөнәри үсешенә зур игътибар бирелә. Төрле елларда институт аспирантурасында 100дән артык аспирант белем ала. 4 фән докторы һәм 15 кандидатских диссертациясе яклана.
XX-XXI гасырлар чигендә энциклопедик сүзлекләр дөнья күрә:
2002 елда Татар энциклопедиясенең рус телендә беренче томы дөнья күрә. Соңгы, алтынчы том өстендә эш 2014 елда төгәлләнә.
Татар телендә энциклопедиясенең беренче томы 2008 елда нәшер ителә, 6 нчы томның чыгарылуы 2019 елда көтелә.
Шулай итеп, Институт коллективының 25 еллык киеренке эше 20 меңнән артык мәкаләсе булган Татар энциклопедиясенең татар һәм рус телләрендәге алты томында гәүдәләнә.
Коллективның нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эше Институт тарафыннан чыгарылган төрле тармак һәм тематик энциклопедик һәм фәнни-белешмә басмаларының нигезен тәшкил итте:
2010 елдан 2015 елга кадәр институтны – Р.М.Вәлиев, 2015–2024 елларда И.А.Гыйләҗев җитәкләде.
Институтның фәнни хезмәткәрләре 2010-2018 елларда гына да 1500 гә якын фәнни мәкалә һәм 133 фәнни хезмәт бастыра, фәнни конференцияләр эшендә актив катнаша.
Институт тарафыннан энциклопедиканың фәнни-методик һәм фәнни-нәшрият проблемалары буенча 4 Бөтенроссия фәнни-гамәли форумы оештырыла.
2005 елда татар һәм рус телләрендә Татар энциклопедик сүзлеген әзерләгән өчен В.Г.Абзалова, А.В.Гарзавина, Р.Н.Даутов, Р.М.Мөхәммәтшин, Г.С.Сабирҗанов, М.Х.Хәсәнов, Р.В.Шәйдуллин фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булдылар.
2014 елда Татар энциклопедиясе институты «Татарстан» иллюстрацияләнгән энциклопедиясе өчен «Иң яхшы сүзлек-энциклопедик басма» номинациясендә Россия китап басучылары ассоциациясенең «Елның иң яхшы китаплары» конкурсы лауреаты булды.
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен тапшыру. 2005 ел
Күп томлы Татар энциклопедиясе һәм башка басмалар өстендә эшләү кысаларында Институт тарафыннан «Россия зур энциклопедиясе» (Мәскәү) нәшрияты, Б.Н.Ельцин исемендәге Россия Милли китапханәсе (Санкт-Петербург), Украина (Киев), Молдова (Кишинев), Казахстан (Алма-аты, Кустанай, Семипалатинск һ. б.), Үзбәкстан (Ташкент, Сәмәрканд һ. б.), Башкортстан (Уфа), Коми (Сыктывкар), Тыва (Кызыл), Марий Эл (Йошкар-Ола), Мордовия (Саранск), Удмуртиядә (Ижау), Чувашия (Чабаксар), Пенза, Самара, Ульяновск, Чиләбе һәм башка өлкәләрдә милли һәм региональ энциклопедияләр эшләү һәм бастыру белән шөгыльләнүче вакытлы хезмәт коллективлары белән тыгыз элемтәләр урнаштырылды.
Академик фәнни-тикшеренү учреждениеләрендә кадрларны оптимальләштерү башлангач, 2014 елда институт хезмәткәрләренең штат саны кимеде. Хәзер 4 фәнни-тикшеренү һәм нәшрият үзәге эшли:
Институт хезмәткәрләре һәм «Татарстан халыклары Бөек Ватан сугышы елларында» региональ фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар. 11.05.2018
Институтны торгызуга һәм аның фәнни-тикшеренү һәм редакция-нәшрият бүлекчәләрен үстерүгә төрле елларда Г.Д.Аверьянов, А.Г.Авзалова, Р.А.Айнетдинов, Л.М.Айнетдинова, Н.Д.Бобырев, Г.К.Вайда, И.Р.Вәлиуллин, Р.М.Габитова, Г.Х.Галимуллина, А.В.Гарзавина, Г.Р.Дәүләтьянова, Р.Н.Даутов, Е.Б.Долгов, Ф.С.Зыятдинов, Ф.А.Ибраһимова, Е.П.Ключевская, Е.В.Липаков, Г.Я.Мәүлетова, Р.Р.Мусабекова, Р.М.Мөхәммәтшин, А.И.Ногманов, Г.И.Сабирҗанов, Р.Р.Сәлахиев, Г.Е.Трифонов, Р.Г.Усманов, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Р.Ф.Шәрәпова, А.Г.Яруллина зур өлеш керттеләр.
2024 елдан институтны Э.М.Галимова җитәкли.
2017 елда Татарика онлайн-энциклопедиясе проекты өстендә эш башланды.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.