Беренче факт. Мәгъзүм Хәлимулла улы Сәлахов – физик. Белеме белән дә, күңеле белән дә. Ул, мәсәлән, түбән температуралы плазмага һәм тузанлы фракталь структуралы плазмага спектроскопик диагностика ясау алымнарын (сорый күрмәгез!) һәм башка бик күп нәрсәләр эшли.

Икенче факт. Мәгъзүм Хәлимулла улы Сәлахов – Казан университеты ректоры (2002–2010 елларда). Ул ректор булган елларда Казан университетының төп бинасына көнчыгыш ягыннан янкорма өстәп төзелә, нәтиҗәдә, әлеге архитектура истәлеге XIX йөз осталары планлаштырган рәвешкә китерелә. Аннары университетның 200 еллыгы зур бәйрәм итеп билгеләп үтелә.

Өченче факт. Мәгъзүм Хәлимулла улы Сәлахов – Татарстан Фәннәр академиясе президенты (2014 елдан). Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясе структурасындагы институтлар гына татарларның тарихын, телен һәм мәдәниятен максатчан өйрәнәләр. Шулай итеп, М.Х.Сәлахов – дөньяда татар тикшеренүләренең баш җитәкчесе.

Дүртенче факт. Мәгъзүм Хәлимулла улы Сәлахов – хәйрияче. Ул Казанда «Саләх» мәчетен төзеп, аны мөселманнарга бүләк итте. Мәчет тантаналы рәвештә 2019 елның июлендә ачылды (Мамадыш тракты, 18).

Бишенче факт. Мәгъзүм Хәлимулла улы Сәлахов – бик яхшы кеше һәм аңа 13 июльдә 70 яшь тула. Чын күңелдән котлыйбыз һәм озын матур гомер телибез!