Башта Казан төбәгендә җир уртак файдалануда була; төрле чорларда аны Ананьино, Пьянобор, Городец, Азелино, Имәнкискә һәм башка археологик культураларга караган кабиләләрнең территория берләшмәләре били.

Урта Идел буе төбәгенә төрки телле кабиләләр (болгарлар, савирлар, барсиллар, бәрәнҗәрләр, биләрләр һәм башкалар) килеп урнашу процессында аерым ыругларның, кабиләләрнең һәм аларның этносәяси берләшмәләренең җир биләмәләре (Болгар, Суар кенәзлекләре һәм башкалар) чикләре билгеләнә, Көнчыгыш Европаның төрки, фин-угор һәм башка халыклары биләгән территорияләр бер-берсеннән аерыла.

Бу чорда, хезмәт тарлавы хокукына нигезләнеп, эшкәртелүче кишәрлекләр аерым бер гаиләләрнең милкенә әверелә.

Җир мөнәсәбәтләре гадәти хокук белән көйләнә.

Идел буе Болгар дәүләтендә җир биләү

Идел буе Болгар дәүләте чорында хосусый җир биләүнең төрле формалары барлыкка килә; ирекле авыл җәмәгате әгъзалары үз кишәрлекләрен биләү һәм аларга хуҗа булу хокукларын саклаган хәлдә, бәк җирнең иң югары милекчесе булып исәпләнә.

Аерым феодаль округларның идарәчеләре (бәкләр һәм башкалар), хәрби-йомышлы аксөякләр (чуралар һәм башкалар) бер-бер артлы аерым территорияләрне хосусый файдалану максатында яулап алалар, шәхси биләмәләргә ия булалар. Аерым болгар бәкләренең нәселләре көчәюе нәтиҗәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә феодаль-вотчина рәвешендәге җир биләү формалаша.

Казан ханлыгы чорларында җир биләү

Алтын Урда, соңрак Казан ханлыгы чорларында ясаклы җир биләүнең тәгаенләнү процессы бара (кара Кара халык, Ясаклылар). Алпавыт (дворян) җир биләүе нигезләре оеша башлый. Ханның хәрби-йомышлы аксөякләргә бүләк итеп җирләр бирүе арта бара. Җир мөнәсәбәтләре кануни актлар белән көйләнә (ярлыклар, сөйургаллар, тарханнар һ.б.).

Казан төбәге

Казан ханлыгын Рус дәүләтенә кушканнан соң (1552 ел), патшаның җирле йомышлыларга (кара Йомышлы татарлар) һәм килгән рус халкына (кара Патша сарае крәстияннәре), шулай ук чиркәүләргә һәм монастырьларга (кара Монастырь крәстияннәре) җирләр бирү очраклары күбәя.

Йомышлы кешеләрне аталары исеме буенча «урнаштыру» барышында Идел-Кама төбәгендә алпавыт җир биләү оеша (кара Алпавыт крәстияннәре). Дәүләт җирләрен өләшү аркасында җирле ясаклы кешеләрнең һәм татар морзаларының җирләре кискен кими, бу исә соңгыларының бөлүенә китерә (кара «Чабаталы морзалар»). Шул ук вакытта туганнар арасында бүлешүләр нәтиҗәсендә бербөтен җирләр бүлгәләнә һәм хосусый биләмәләрнең иминлекле саклану дәрәҗәсе акрынлап кими бара.

XVII –XVIII йөзләрдә Казан төбәгендә хосусый һәм монастырь вотчиналарының саны шактый арта.

Казан губернасында җир биләү

XVIII йөзнең 2 нче яртысыннан Казан губернасында җир биләүнең удел, казна, сәүдәгәрлек, мещанлык һәм башкалар формалары оеша башлый.

Крепостнойлык хокукы бетерелү (1861 ел) белән элекке җир мөнәсәбәтләре таркалу чорына керә. Алар, башлыча, крәстиян (кара Җәмәгатьчелек карамагындагы җир биләүчелек), шулай ук сәүдәгәрлек һәм мещанлык җир биләү тарафыннан акрынлап кысрыклап чыгарыла.

Руханилар милкендә азсанлы хосусый биләмәләр саклана. Столыпинның аграр реформасы барышында вак хосусый җир биләү институты оешу процессы көчәя. Милекчеләр арасындагы җир бүленешендә яшәгән тигезсезлек, җир биләүчеләр һәм игенчеләр категорияләренең тәңгәл булмавы милек объекты сыйфатындагы җирнең хуҗалык итү объекты булган җирдән аерымлануына китерә.

1916 елга Казан губернасында җир биләүнең түбәндәге формалары хөкем сөрә.

Совет чоры

Совет хакимияте урнаштырылганнан соң (1917 ел), җирне национализацияләү барышында дәүләт җирнең бердәнбер милекчесенә әверелә. Компетентлы дәүләт органнары тарафыннан бирелгән очракта гына гражданнар файдалану хокукы белән җир били алалар.

Җир мөнәсәбәтләрендә аны сату-алу тулысынча тыела, җир товар әйләнеше, әманәткә бирү, арендага бирү, бүләк итү, васыять буенча варислык объекты булудан туктый. Дәүләт күзәтчелегеннән һәм рөхсәтеннән башка җирдән файдаланучылар арасында алмашу тыела.

1990 елларда базар икътисады шартларында акрынлап җир товарга әверелә башлый: җир кишәрлекләрен арендалау һәм хосусыйлаштыру рөхсәт ителә.

Шулай ук кара Җирдән файдалану.

Әдәбият

Халиков Н.А. Земледелие татар Среднего Поволжья и Приуралья XIX — начала XX вв. Москва, 1981;

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала. Казань, 1995;

Смыков Ю.И. Крестьяне Среднего Поволжья в период капитализма (Социально-экономическое исследование). Москва, 1984;

Шайдуллин Р.В. Крестьянские хозяйства Татарстана: проблемы и пути их развития в 1920–1928 гг. Казань, 2000.

Автор – Р.В.Шәйдуллин