Эчтәлек

Россиядә җир реформасы берничә тапкыр уздырыла. 1861 елгы реформа крепостной хокукны бетерә һәм крәстияннәргә җирне, башлыча, сатып алу юлы белән җәмәгать милке итү мөмкинлеге бирә.

1906–1911 еллардагы Столыпин реформасы авыл җәмәгате милкен таркатуга һәм җирне турыдан-туры крәстияннәргә бүлеп бирүгә юнәлтелгән була.

1917 елда җирләр дәүләт милкенә әверелә.

1990 елларда башланган реформа җирләрнең шактый өлешен элекке хуҗаларына кайтаруга, җиргә хосусый милекнең күптөрлелеген урнаштыруга юнәлтелә. Аның үзенчәлеге – Совет хакимияте елларында дәүләт милке булган җирләрне, РФ Конституциясенә туры китереп, муниципаль (коммуналь), физик һәм юридик затларга хосусый милек итеп тапшырудан гыйбарәт.

Җир кишәрлекләренә күптөрле хокуклар барлыкка килә.

Дәүләт милке 2 төргә: федераль һәм РФ субъектлары милекләренә бүленә; муниципаль берәмлекләр милке барлыкка килә; алар җирле хакимият органнары исеменнән милек хокукын гамәлгә ашыралар; гражданнарга, барыннан да элек, юридик затларга, гомерлеккә мирас итеп даими (сроксыз) файдалану хокукы бирелә, җир кишәрлекләренең күп өлеше хосусый милек булып әверелә.

Гражданнарның хосусый милеккә ия булу хокукы шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче, дача, бакча, яшелчә үстерү хуҗалыклары алып баруга да кагыла. Һәм ул Россия Федерациясенең «Россия Федерациясе гражданнарының җир кишәрлекләрен шәхси ярдәмче, дача хуҗалыклары һәм шәхси торак төзелешләрендә файдалану өчен хосусый милек итеп сатып алу яки сату турындагы хокуклары» (1992 ел) дигән закон белән дә ныгытыла.

Җир реформасын гамәлгә ашыру барышында җиргә дәүләт монополиясе бетерелү белән Татарстан Республикасында җир төзелешенең яңа нигезләре барлыкка килә. Җирләр яңадан бүленә: хәзерге вакытта 40%, шул исәптән барлык авыл хуҗалык җирләренең өчтән ике өлеше физик һәм юридик затлар милкендә. 460 меңнән артык авыл эшчәннәренә һәм социаль сфера хезмәткәрләренә 2,5 млн га җиргә хосусый милек хуҗасы хокукы бирелә. Колхоз һәм совхозларны үзгәртеп кору нәтиҗәсендә акционерлык җәмгыятьләре, ширкәтләр, күмәк предприятиеләр, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативлары оеша, 120 мең га мәйданда 1600 ләп крәстиян (фермер) хуҗалыклары эшли.

Республикада гражданнарга күмәк бакчачылык, шәхси торак йортлар төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү проблемасы хәл ителә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен шартлар тудырыла, 1 млн нан артык гражданга шул максатларны гамәлгә ашыруда җир кишәрлекләре бүлеп бирелә. 150 мең га яки шул төрдәге җирләрнең 53% ы гражданнарга бушлай хосусый милек итеп тапшырыла. Җиргә хосусый милек иясе булуны тотрыкландыру максатында республикада дәүләт милке карамагындагы һәм гражданнарга уртак милек итеп бирелгән авыл хуҗалыгы җирләренең территориясе чикләре билгеләнә. Җир кишәрлекләре хуҗалыкларына һәм алардан файдаланучы милекчеләргә җир хокукына ия булуын раслаучы 940 меңнән артык документ бирелә һәм бу гомуми санның 82% ын тәшкил итә.

Татарстан Республикасы законнарына туры китереп, җирле үзидарә органнарының җир милке хокукына ия булулары таныла. Бу хокук элек алар карамагында булган җирләрне үзидарә органнарына тапшыру юлы белән хәл ителә. Җир реформаларын уздыру барышында җирдән файдалану буенча комплекслы түләү кертелү җир ресурсларының бюджетка акча кертүдә тотрыклы чыганак булып әверелүе гамәлгә ашырыла. Җирне арендага бирү буенча күптөрле эшләр башкарыла. Җир өчен түләү күләменә карап аренда түләү өлеше дә арта (2004 ел башына 30% ка якын). Шул ук вакытта арендага түләү өлеше җир салымыннан уртача 4 мәртәбә кыйммәтрәк. Җирне гражданнар файдалануы әйләнешенә кертү өчен кирәкле шартлар булдырыла.

Әдәбият

Алакоз В.В., Киселёв В.И., Шмелёв Г.И. Зачем России земельная реформа. Москва, 1999;

Вехи российского землеустройства: Время, события, люди. Москва, 2000.

Автор – Г.З.Минсафин