Мәйданы 12,7 мең км2 (ТР территориясенең 18,7% ы).

2007 елда Көнбатыш-Кама аръягы икътисади районы җирлегендә барлыкка килә. Аңа 7 муниципаль район керә: Аксубай, Алексеев, Әлки, Яңа чишмә, Нурлат, Спас, Чистай.

256,2 мең кеше яши (ТР халкының 6,8 % ы).

Икътисад нигезе – нефть чыгару, машиналар төзү, төзелеш материаллары җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү.

Көньяк икътисади районы икътисадында эшләүчеләр саны республика икүтисадында эшләүчеләрнең 6,3% ын тәшкил итә. Тулай төбәк продуктының 5% ы булдырыла.