Хәзерге тимер юлы транспорты — тимер юллар челтәренең озакка сузылган үсеше һәм аның аерым элементларының — юлларның, станцияләрнең, вагоннарның, тарту чараларының, сигнализациянең, элемтәнең һәм башканың камилләшүе нәтиҗәсе.

Тимер юл транспортының үсеш тарихы

Татарстанда тимер юл транспорты XIX йөз ахырыннан үсеш ала. 1860 елларда, көньяк-көнчыгыш тарафка Казан аша тимер юл төзү хокукына ирешү өчен озак дәвам иткән көрәштән соң, Мәскәү–Рязань тимер юлы җәмгыяте Казаннан Рязань, Рузаевка һәм Алатырь аша Мәскәүгә тимер юл линиясе проектын эшли башлый. Линия төзелеше 1891–1893 елларда алып барыла, соңрак (1895–1896 елларда) Казанда тимер юл вокзалы төзелә.

1896 елның 22 декабрендә даими пассажирлар һәм йөкләр хәрәкәте өчен Мәскәү–Рязань тимер юлының Сасово станциясеннән Зөя станциясенә кадәрге участок, 1894 елда Казаннан Яшел Үзәнгә кадәрге участок ачыла; ул вакытта әле Идел аша күпер булмый, пассажирлар һәм йөкләр станцияләргә кадәр пароходлар белән, кышкы чорда чаналарда китерелә. Казан–Яшел Үзән участокларында Дары заводы (хәзер Лагерьная), Аракчино, Красная Горка (Юдино), Торки (Васильево) тукталыш пунктлары ачыла. 1913 елда Зөя станциясе янында Идел аша бер тимер юллы күпер эшли башлый. Романовлар нәселенең 300 еллыгы хөрмәтенә ул Романовлар күпере дип атала (инженер-архитектор Н.А.Белелюбский проекты). 1957 елда шунда ук икенче күпер төзелү белән (Романовлар күпере реконструкцияләнә), поездлар ике яклап хәрәкәт итә башлый.

1911–1913 елда Кама-Идел коммерция банкы хисабына хәзерге Татарстан территориясендә икенче тимер юл — Идел-Бөгелмә тимер юлы сузыла. 1913 елда Казан губернасы территориясендә барлык тимер юлларның озынлыгы 249 км тәшкил итә, тимер юлы транспорты белән 140 мең тонн йөкләр озатыла. 1918–1919 елларда, 1912 елдан төзелә башлаган Арзамас-Шихран (Канаш) юлы һәм Әгерҗе-Воткинск тармагы белән Юдино-Дружинино участогы файдалануга тапшырылу нәтиҗәсендә Казан–Екатеринбург тимер юл линиясен (ул вакытта Казанбург линиясе) төзү төгәлләнә.

Октябрь революциясеннән соң Мәскәү–Казан тимер юлында эшчеләр контроле урнаштырыла, 1918 елнең июнендә юл национализацияләнә.

Гражданнар сугышы чорында җирле тимер юллар сугыш хәрәкәтләре зонасына эләгә һәм хәрби частьлар хәрәкәт итүендә һәм фронт яны территорияләрен тәэмин итүдә аеруча мөһим роль уйный. Сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә линиянең Зөядән Дружининога кадәрге участогы яраксыз хәлгә килә, күперләр, шул исәптән Зөя янындагы күпер зарарлана. Сугыш тәмамлангач, торгызу эшләре башкарыла. 1924 елда Казан–Свердловск тимер юл линиясе кабат сафка баса, 1927 елда Яшел Үзән–Йошкар-Ола линиясе файдалануга тапшырыла. Юл, башлыча, транзит бурычларын үти.

1920–1930 елларда тимер юлларның йөкләр ташу һәм үткәрү мөкинлекләре арттырыла, Юдино, Әгерҗе, Канаш станцияләренең техник җиһазландырылуы көчәйтелә. Юдино станциясендә сортировка үзәге корыла (1926 ел), паровозлар депосының таш бинасы (1926 ел), яңа вокзал (1930 ел) файдалануга тапшырыла; Бөгелмә станциясендә вокзал, паровозлар һәм вагоннар ремонтлау депосы төзелә (1926 ел).

1928 елда Казан янында көньяктан узу юлы (Казан–Дербышки линиясе) төзелә, нәтиҗәдә элек тупикта калган Казан станциясеннән турыдан-туры көнчыгыш юнәлештә төп магистральгә чыгу мөмкинлегенә ирешелә. Бу вакытта республика территориясендә файдаланулы тимер юлларның озынлыгы 346 км (елга 703 мең тонн йөкләр ташыла), 1939 елда 392 км (1469 мең т) тәшкил итә.

1940 елда Канаш–Чабаксар линиясе файдалануга тапшырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында үсеше

Бөек Ватан сугышы елларында тимер юллар үсеше дәвам итә. Бу чорда 19 кисешү урыны (разъезд), Юдино–Бөреле участогында 40 километрлык арада автоблокировка төзелә һәм файдалануга тапшырыла, 69 аеру пунктында станция юллары озайтыла, иң мөһим участоклардагы юлларда капиталь ремонт уздырыла, су белән тәэмин ителеш яхшыртыла, паровоз хуҗалыгының ремонт һәм экипировка базалары киңәйтелә.

1943 елда Зөя–Сельд юлы участогы (яңа Сталинград–Саратов–Ульянов–Зөя линиясенең бер өлеше) төзелә. Линияләрнең тотрыклырак эшен тәэмин итү, үткәрү мөмкинлекләрен максималь файдалану өчен, сугыш башлангач поездлар хәрәкәтенең хәрби графигы гамәлгә кертелә, тимер юллар сугыш чоры хәленә күчерелә. Тимер юлы транспорты ягулык һәм чимал ташуны, көнбатыштан көнчыгышка эвакуацияләү, мобилизацияләнгән контингентларны, сугыш техникасын, фронт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен кирәк-яракларны күчерү эшләрен башкара. 1942 елның апрелендә Юдино станциясе тимер юлчылары тарафыннан Сталинград янындагы сугышларда, Польшаны азат итүдә һәм башка катнашкан «Кызыл Татарстан» бронепоезды төзелә һәм шәхси состав белән комплектацияләнә.

Сугыштан соңгы чорда үсеше

Сугыштан соңгы чорда (1946–1950 еллар) Дружинино–Муром линиясе (1046 км) автоблокировка белән, 11 станция радио элемтәсе белән җиһазландырыла, станцияләрдә пассажирлар биналары төзелә, диспетчерлык үзәкләштерү системасы корыла башлый.

1950 елларга кадәр паровозлар файдаланыла, шуннан соң тепловозлар, 1970 еллар башыннан электровозлар куәтеннән файдалануга күчелә. 1971 елда Бөгелмә–Круглое Поле тармагында поездлар хәрәкәте ачыла, соңрак тармак Әгерҗе станциясенә кадәр озайтыла. Яңа линияләр төзү белән бер үк вакытта элеккеләре техник яктан реконструкцияләнә: районара төп магистральләр ике юллы итеп корыла, электрлаштырыла (төп Канаш–Юдино–Кизнер юлы участоклары, 351 км), сигналлар бирү һәм блокировкалау чаралары белән җиһазландырыла; төп юллар озынлыгының өчтән бер өлешендә хәрәкәт белән үзәкләштерелгән диспетчерлык хезмәте идарә итә. Ике күчәрле вагоннар 60–125 тонн йөк күтәрүле 4,6 һәм 8 күчәрле, зур күләмдә йөк ташуга сәләтле вагоннар белән алмаштырыла. Барлык вагоннар автомат тагылыш системасы һәм автотормозлар белән җиһазландырыла. Тимер юлларның локомотивлар паркы куәтле электровозлар белән яңартыла. Пассажирлар поездларының тизлеге, шулай ук берничә тапкыр йөк ташучы составларның авырлыгы арта. Пассажирларны ташу кондиционерлар белән җиһазландырылган уңайлы металл вагоннарда башкарыла.

Тимер юллар магистральләре республиканың 19 районы территориясеннән уза. Татарстанның төньяк өлешендә тимер юллар Түбән Вязовой (Карамалы Тау), Яшел Үзән, Казан, Кукмара һәм Әгерҗе (Мәскәү–Екатеринбург тимер юллар магистрале участогы), көньяк өлешендә Нурлат, Бөгелмә һәм Урыссу (Мәскәү–Чиләбе тимер юллар магистрале участогы) аша үтә. Әлеге ике юл республиканың көнбатышында Зөя–Буа–Ульянов, көнчыгышында Әгерҗе–Акбаш тимер юллар линияләре белән тоташтырылган. Татарстанның төп тимер юл төйнәлешләре — Юдино, Яшел Үзән, Әгерҗе, Круглое Поле (Чаллы янында). 864,9 км озынлыктагы тимер юлларның 300 км дан артыграк өлеше — ике юллы, 485,9 км арада тепловозлар файдаланыла, 379 км юллар электрлаштырылган.

2004 елда тимер юлларда 20,7 млн. пассажир ташылган, 7,76 млн. тонн йөкләр (нефть һәм нефть продуктлары, урман йөкләре, тимер-томыр өстенлек итә) озатылган.

Тимер юлы транспорты өчен белгечләрне һәм эшчеләрне Казан тимер юл транспорты техникумы, 26 нчы шәһәр җитештерү-техник училищесы әзерли.

Шулай ук кара Горький тимер юлының Казан бүлеге.

Әдәбият

Карягин Д. По городам Советской Татарии. Бугульма. Казань, 1963;

Город счастливой судьбы: Ист. очерк. Казань, 1981;

100-летний юбилей Казанской железной дороги. Казань, 1993;

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. Казань, 1999;

Город мой любимый: 70-летию Зеленодольска посвящается. Зеленодольск, 2002.

Авторлар – А.А.Турцева, Г.Я.Мәүлетова