Күперләрне борынгы заманнарда ук төзегәннәр. Русьта йөзмә яки су өстенә үк салынган күперләр — X йөздә, таш күперләр XVI йөздә төзелә башлыйлар. «Элгәреге заманнар хикәяте» («Повесть временных лет») елъязмасында Киевта Днепр аша салынган йөзмә күпер хакында искә алына (1115). Күперләр (башлыча таш күперләр) төзү Әрмәнстанда һәм Грузиядә киң тарала. XVI–XVII йөзләрдә коры җир һәм су юллары үсеш кичерә; суднолар узу өчен зур торыклы күперләр булуы таләп ителә. Үзлегеннән өйрәнгән механик И.П.Кулибинның Нева елгасы аша 298 м лы торыклы аркалы агач күпер проекты чорның күренекле казанышы санала. XVIII йөз ахырыннан күперләр төзүдә металл кулланыла башлый. Бөекбританиядә 1 нче металл (чуен) күпер Северн елгасы аша 1779 елда, Россиядә Санкт-Петербургта 1850 елда төзелә, Россиядә беренче асылма күпер Санкт-Петербургта (1824–1827), зур чылбырлы күпер Киевта корыла.

XIX йөз күперләре

Казанда зур арка рәвешендә беренче таш күпер (башта Бөкре күпер дип атала) 1907 елда Болак аша салына, ул озак вакытлар дәвамында бердәнбер таш күпер булып кала.

XIX йөз уртасыннан шәһәрне бистәләр белән тоташтыру өчен дамбалар корыла башлый. 1842–1849 елларда Иске Мәскәү дамбасы төзелә, соңрак ул Адмиралтейство (хәзер — Киров) дамбасы дип атала. Бу дамба шәһәрне турыдан Адмиралтейство, җыелма күпер аша Дары бистәләре белән тоташтыра.

1850–1860 елларда Кизик (соңрак Кремль, хәзер Ленин) дамбасы корыла. Бер үк вакытта Казансу аша агач күпер салына. Соңрак Кәҗә бистәсе һәм Гривка аша Гривка дамбасы төзелә, ул Кизик дамбасы аша Дары бистәсен шәһәр белән тоташтыра.

XX йөз күперләре

Минзәлә шәһәре тирәсендәге Минзәлә елгасы аша салынган автомобиль күпере (1970 еллар ахырына кадәр файдаланыла)

Зеленодольск шәһәре янындагы Идел елгасы аша салынган тимер юл (Романов) күпере

1903 елда Казан–Оренбург трактында (хәзерге Яңа Чишмә районы территориясендә) известьташтан өч арка торыклы күпер салына. XX йөз башыннан күперләр төзелешендә төп материалларның берсе сыйфатында тимер-бетон куллана башлыйлар (аркалы, балкалы  күперләр). 1913 елда Свияжск станциясе янында Идел аша тимер юл күпере ачыла, ул Романов исеме белән атала (инженер-архитектор Н.А.Белелюбский проекты буенча).

1940–1950 елларда Болакның элеккеге агач күпере урынына Ү.Г.Алпаров, М.К.Игъламов, Е.Ю.Брудный һ.б. проекты буенча тимер-бетон күпер төзелә. Куйбышев ГЭСы төзелүгә бәйле рәвештә Ленин һәм Киров транспорт дамбалары рекон­струкцияләнә, 1956–1957 елларда Ленин һәм Киров тимер-бетон күперләр, 1976 елда Казансу аша 3 нче транспорт дамбасы — Ямашев күпере, соңрак Академия күпере һ.б. файдалануга тапшырыла.

1989 һәм 1997 елда Югары Ослан районында Идел һәм Зөя аркылы автомобиль күпере гамәлгә кертелә.

Казанда Казансу елгасы аша салынган автомобиль күпере (Ленин күпере)

XXI йөз күперләре

Саескан Тавы авылы тирәсендәге Кама елгасы аша салынган автомобиль күпере

2002 елда Кама елгасы аша салынган, ТРдагы иң озын күпер (1 нче чираты) файдалануга тапшырыла. Аның гомуми озынлыгы — 14 км, шул исәптән күперләр, эстакадалар һәм юл үткәргечләрнең озынлыгы 2,7 км тәшкил итә. Каманың төп үзәне аша тартмасыман киселешле, кисемтесез металл торыклардан җыелган, өске өлешендә юл җәелгән күпер сузыла. Машиналар юлының киңлеге 23 м, шул исәптән 1 нче чиратның ике юллы хәрәкәткә исәпләнгән, үлчәме 11,5 м, тротуар киңлеге 0,75 м.

2005 елда — Казансу аша салынган тимер-бетон «Миллениум» күперенең 1 нче, 2007 елда 2 нче чираты файдалануга тапшырыла (озынлыгы 1524 м). Күпернең пилоны «М» хәрефе рәвешендә эшләнгән, күпер үзе вантлы корылмалар төренә карый (күперләр төзү тарихында беренче шундый ук күпер 1963 елда Киевта төзелә). 2006 елда ТР да гомуми озынлыклары 48479,04 м тәшкил иткән 1060 күпер (шул исәптән тимер-бетон күперләр — 17247,04 м, металл күперләр — 30339,4, агач күперләр — 892,6 м; башлыча, балкалы уртача зурлыктагы һәм кечкенә кисемтеле күперләр) файдалануда була.

Казанда 100гә якын күпер, шул исәптән Болак (Татар бистәсе, Печән базары, Романов, Варлаам, Лебедев, Гостиный двор күперләре), Казансу (Адмиралтейство күпере, йөзмә күпер) аша салынган; тимер юл (Авиатөзелеш, Архангел, Кабан, Компрессор, Яңа Татар, Оренбург, Вокзал яны, Романов, Савин, Урак-Чүкеч, Троица, Техник, Тукай, Юдино), җәяүле-транспорт (Алафузов, Арбузов, Хастаханә, Гвардия, Бөкре, Гривка, Достоевский, Желатин, Займище, Ибраһимов, Крестовниковлар, Моркваши, Себер тракты, Юдино), җәяүлеләр (Депо, Маяковский, Карбышев, Красная Горка, Туристлар) күперләре файдаланыла. Хәзер күперләр тулысынча заводта җитештерелгән модульле конструкцияләрдән индустриаль төзү алымнары кулланып корылалар, статик һәм динамик көйләнешләргә сынаулар узалар.

Татарстанда күперләр төзү белән махсус оешмалар («Волгомост», «Татавтодор», «Гидромантаж» һ.б.) шөгыльләнә.

Казанда Казансу елгасы аша салынган автомобиль күпере («Миллениум»)

Әдәбият      

Евграфов Е.К., Богданов Н.Н. Проектирование мостов. М., 1966;

Индивидуальное строительство мостов. К., 1978;

Шаповал И.П. Проектирование мостов и путепроводов на автомобильных дорогах. К., 1978;

Казаков В.С. 210 лет на службе Родине: Казанский пороховой завод. К., 1998; Символ тысячелетия: Мост через Казанку // Казань. 2005. № 7/8.

Авторлар —  А.И.Брехман, Г.П.Иванов, Г.Я.Мәүлетова