Юллар төзү эшләре комплексына җир полотносын әзерләү, юл өслеген түшәү, күперләр, туннельләр, җир өстендәге эстакадалар, төрле биеклектәге транспорт чишелешләре, шулай ук аэродромнар төзү керә.

1917 елга Казан губернасы юллар челтәрендә җигүле транспорт хәрәкәте өчен файдаланылган грунт юллар өстенлек итә (25 мең чакрым чамасы). Җөри (Казан — Уфа), Оренбург, Мәскәү, Себер трактларында гомуми озынлыклары 550 чакрымнан арткан таш, вак таш-чуерташ түшәлгән участоклар була. Юллар губерна һәм өяз земство идарәләренең техник бүлекләре (1866 елдан), Юл министрлыгының Шоссе юллар идарәсе (1916–1917) тарафыннан җирле халык арасында җәмәгать эшләре оештыру нәтиҗәсендә төзелә. 1950 еллар ахырына кадәр юл-транспорт төзелеше халыкның хезмәттә мәҗбүри катнашуы нигезендә башлыча авыл советлары, колхозлар, совхозлар көче белән, автотранспорт предприятиеләрен җәлеп итеп гамәлгә ашырыла. Юл эшен үстерү өчен 1929 елда РСФСР «Автодор» автомобилизм үсешенә һәм юлларны яхшыртуга ярдәм итү ирекле җәмгыятенең Татарстан бүлеге төзелә. 1930 елда илдә юл төзү машиналарын серияләп җитештерү башлана. 1931 елда юл-транспорт төзелеше белән җитәкчелек итү илнең Үзәк юл-транспорт идарәсе бүлеге буларак оештырылган «Татдортранс» идарәсенә (1987 елдан — «Татавтодор» проектлау-ремонт-төзелеш берләшмәсе) йөкләнә. 1950 еллар ахырында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше, Татарстанның көнчыгышында яңа сәнәгый районнар барлыкка килү, йөкләр ташуның артуы колачлы юл-транспорт төзелешенә, махсус предприятиеләр булдыруга, яхшыртылган юл капламнарын киң файдалануга китерә. 1970 елларда автомагистральләр — төрле биеклектәге транспорт чишелешләре булган юллар төзелә башлый. Гомуми файдаланудагы каты капламлы автомобиль юлларының озынлыгы 1940 елда 2600 км дан 1960 елда 3000 км га кадәр арта, 1970 елда — 5209 км, 1980 елда — 7496 км, 1990 елда — 9547 км, 2003 елда 12741 км тәшкил итә. Гомуми файдаланудагы каты капламлы автомобиль юлларының тыгызлыгы — 1000 км2 га 187,8 км тәшкил итә (Россия буенча уртача 50 км чамасы).

2003 елга республикада барлык автомобиль юлларының озынлыгы 18592,1 км га, шул исәптән гомуми файдаланудагы юллар озынлыгы 12865, 3 км га, ведомство карамагындагыларныкы 5726,8 км га җитә. Каты капламлы юллар — 18090,6 км (шул исәптән камилләштерелгән юллар: асфальт-бетон, цемент-бетон, кара чуерташ капламлы юллар — 10539,8 км; калганнары — вак таш, шлак материал капламлы һ.б. юллар), грунт юллар — 501,5 км автомобиль юллары.

Татарстан территориясе буйлап федераль әһә мияткә ия юллар (барлыгы 1086,5 км), шул исәптән Мәскәү–Уфа (М7 (Волга)), Алабуга–Пермь, Мәскәү–Самара–Чиләбе (М5 (Урал)), Казан–Оренбург (Р239), Казан–Ульянов (Р241), Казан–Йошкар-Ола (А295), Чабаксар–Ульянов (А151), Р175 автомагистральләре участоклары, шулай ук Чаллы–Әлмәт (16А-0003) юлы уза. Халык хуҗалыгында зур әһәмияткә ия юлларга Чаллы–«Бигеш» аэропорты һәм Казанны төньяктан әйләнеп узучы автомагистральләр, Казан–Теләче–Байлар Сабасы–Шәмәрдән, Чистай–Аксубай–Нурлат, Чистай–Түбән Кама, Кама Тамагы–Апас, Кукмара–Мамадыш трассалары һ.б. керә.

1999–2001 елларда 71 күпер, 1 һавага күтәрелү-төшү полосасы, 1 юл сервисы комплексы төзелә. 1999–2003 елларда 656,7 км каты капламлы юллар җәелә. Республикада юл-транспорт төзелешендә өстенлекле юнәлеш буларак авыллар, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үзәк утарлары һәм район үзәкләре арасында асфальт-бетон капламлы автомобиль юллары төзелеше үсеш кичерә (1994 елда 3,1 мең торак пунктның 1,9 меңе генә каты капламлы юллар белән тоташтырылган була). 2002 елда район үзәкләре белән 36 торак пункт, шул исәптән 23 үзәк утар тоташтырыла. Эре проектлар гамәлгә ашырыла: 2002 елда Саескан Тавы авылы янында Кама елгасы аша автомобиль күперенең беренче, 2016 елда икенче чираты файдалануга тапшырыла; Казан — Чаллы трассасы реконструкцияләнә. 2003 елда «Бигеш» аэропортының һавага күтәрелү-төшү полосасын реконструкцияләү төгәлләнә, «Казан» халыкара аэропорты модернизацияләнә.

Юл-транспорт төзелеше федераль бюджеттан (14 млрд сум) һәм республика бюджетыннан (15 млрд сум) финанслана (2017). 2016 елга барлыгы 2500 ләп авыл (ел саен 30 авыл) асфальт юллар белән тоташтырыла; елга 600 км чамасы озынлыкта юллар ремонтлана, уртача 150 км озынлыкта төзелә. 2016 елда автомобиль юлларының озынлыгы 41933,9 км, шул исәптән гомуми файдаланудагы юллар 38947,9 км, гомуми файдаланудагы каты капламлы юллар 29122,6 км, ведомство карамагындагы юллар 2986 км; гомуми файдаланудагы каты капламлы автомобиль юлларының тыгызлыгы 1000 км2 га 430 км (Россия буенча 62 км).

Республикада юл-транспорт төзелеше буенча махсуслаштырылган эре предприятиеләр исәбенә «Татавтодор» ААҖ, «Камдорстрой» АҖ, «Татарстан күперләре» ҖЧҖ һ.б. керә. Асфальт һәм асфальт-бетон җитештерүче 30 лап завод эшли. Дәүләт генераль заказчысы — Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Юл-транспорт комплексын үстерү баш идарәсе (2001 елдан).

Автор — С.Г.Белов