Түбән Кама, Тукай, Зәй һәм Сарман районнары территориясендә урман хуҗалыгын алып бару белән шөгыльләнә. 1936 елда Биклән урман хуҗалыгы буларак оештырыла, 1966 елдан хәзерге исемдә.

Гомуми мәйданы – 43028 га, шул исәптән урман – 41297 га, шулардан урманнар белән капланганы – 40321 га. Түбән Кама урман хуҗалыгы составында 5 урманчылык бар: Биклән (8560 га), Кызыл-Юл (8898 га), Баграҗ (8826 га), Ворошилов (6452 га), Лякинск (10292 га). Урман хуҗалыгы дирекциясе Түбән Кама районының Красный Ключ поселогында урнашкан. Эшләүчеләр саны 105 кеше.

Саклагыч урманнар – 10382 га, шул исәптән тимер юл һәм автомобиль юлы буендагы саклагыч полосалар – 1835 га, авыл тирәсендәге яшел зона урманнары 4799 га били. Урман белән капланган мәйданнарның якынча 27 %ы урман культураларыннан гыйбарәт.

Урманнарның яшь структурасы: яшь урман  – 34%, урта яшьтәге утыртмалар – 32%, өлгереп килүче утыртмалар – 15%, өлгергән һәм картайган агачлар 19%. Ылыслы урманнар 9464 га мәйданга җәелгән, шул исәптән наратлар – 6322 га, чыршылар – 2875 га, яфраклы агачлар – 257 га. Яшь һәм урта яшьтәге утыртмалардан ясалма урманнар гыйбарәт.

Ылыслы агачларның гомуми запасы 1465,5 мең м3. Каты яфраклы урманнар – 6291 га, шул исәптән биек кәүсәле имәнлекләр – 4116 га, очлы яфраклы өрәңге утыртмалары – 955 га били. Каты яфраклы токымлы агачларның гомуми запасы 591,5 мең м3. Йомшак яфраклы урманнар 24465 га, шулардан каенлыклар – 3245 га, усаклыклар – 15259 га, юкәлекләр – 5436 га. Аерым участокларда өлгергән усаклар һәм каеннарның җитештерүчәнлеге 1–1а класс бонитетка 300–340 м3/га җитә.

Түбән Кама урман хуҗалыгында төп файдалану буенча урманнарны кисү ел саен 84,4 тыс. м3/га тәшкил итә. Урманнарны чистарту өчен һәм санитар кисү 1550 га мәйданда, шул исәптән 940 га мәйданда яшь урманнарны чистартып кисү башкарыла, ул вакытта 14,3 мең м3 товарлыклы агач әзерләнә. Урман торгызу эшләре ел саен 120 га мәйданда алып барыла, авыл хуҗалыгы өчен яраксыз җирләргә урман утырту 15–20 га мәйданда бара, 30 га мәйданда юл буйларында кар саклагыч полосалар булдырыла.

Урман питомникларында 15 төрле исемдә агач-куак токымнарыннан 3 млн данә утырту материалы үстерелә.

Урман хуҗалыгын үстерүгә, урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсен күтәрүгә Т.И.Исхаков, В.П.Осипов, В.А.Макаров, А.В.Сибгатуллин, Г.Г.Ильин өлеш кертәләр. 2007 ел ахырында бер үк исемдәге урманчылык итеп үзгәртелә.

Автор – В.И.Гуськов