Казан губернасында 1906 елда эшли башлый

Земство телефон челтәре үткәрү турындагы мәсьәлә 1902 елда Казан губернасы земство идарәсе тарафыннан кузгатыла һәм барлык өяз шәһәрләрен бердәм телефон линиясе белән тоташтырырга карар кылына.

Исәпләүләрне, смета һәм планнарны Петербургтагы Р.К.Кольбе фирмасы эшли.

Линияне төзү 1905 елда башлана.

Проектта каралганча, 3 кабель үткәрелә: Чулман елгасы аша Саескан Тавы – Мурзиха линиясе буйлап (4 парлы, озынлыгы 3500 м, шул исәптән 1300 м җир астыннан һәм 1600 м су астыннан, файдалануга 1906 елның 2 сентябрендә тапшырыла) һәм 2 се Идел аша (беренчесе – Аракчино һәм Печище янында: 8 парлы, озынлыгы 2990 м, шул исәптән 1300 м җир астыннан һәм 1600 м су астыннан; икенчесе – Николай тимер юл күпере буйлап: 10 парлы, озынлыгы 1600 м, файдалануга 1908 елның 17 сентябрендә һәм 1913 елның 14 октябрендә тапшырылалар).

Земство телефон челтәре түләүле рәвештә гомуми куллану өчен ачыла. Аның белән идарә итү өчен Казан губерна земство идарәсенең техник бүлегендә мөстәкыйль 2 хезмәт: линияләр хезмәте (телефон линияләре сузу һәм аларны төзекләндерү белән шөгыльләнә) һәм файдалану хезмәте (телефон челтәрләре эше өчен җавап бирә, керемнәр һәм чыгымнар исәп-хисабын алып бара) оештырыла.

Земство телефон челтәре шәхси абонентларга алар исәбенә телефоннар кертә (еллык абонент түләве – 77 сум), автомат аппаратлар белән җиһазландырылган шәһәрара сөйләшү станцияләре булдыра (түләү – 1 минут сөйләшүгә 3 тиен), телефонограммалар кабул итә (бер сүз өчен 2 тиен һәм җибәргән өчен 10 тиен).

1912 елда Казан губерна земство телефон челтәре линияләренең гомуми озынлыгы 3294 чакрым булган 45 станцияне берләштерә, алар елына 63056 сум 83 тиен керем кертә. 1917 елда 195 абонентлы 47 станция була.

Чыганаклар

Список абонентов телефонной сети Казанского Губернского Земства на 1917 год. Казань, 1917.

Әдәбият

Телефонная сеть Казанской Губернской Земской Управы. Казань, 1908;

Телефонная сеть Казанского Губернского земства (1905–1912 гг.). Казань, 1914.

Авторлар – Л.М.Айнетдинова, Г.Я.Мәүлетова