Эчтәлек

Көнкүрештә шулай ук элемтә предприятиеләрен (почтамтлар, элемтә узеллары һәм бүлекчәләре), алар аша җибәрелгән корреспонденция, күчермәләрне почта дип атыйлар. Язу барлыкка килгәч тә мәгълүмат алмашу язма рәвештә башкарыла башлый, бу курьерлык эшенә башлангыч бирә, соңрак даими почта элемтәсе оешуга китерә. Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда идарәчеләре дипломатик язышулар алып баралар, бай кешеләр үзара хатлар алышалар, нәтиҗәдә үзенә бертөрле ям хезмәте барлыкка килә. Русьта беренче почта хезмәтләре X йөздән мәгълүм; халык «повоз» йөкләмәсе үти, ягъни кенәз чапкыннары өчен җигелгән атлар бирергә тиеш була. XIII йөздә аерым араларда алмашулы атлар белән дәүләтнең язма хәбәрләрен тиешле урыннарга җиткерү өчен махсус хезмәт (ям чаптыру) оештырыла, ул XIX йөзнең 2 нче яртысына кадәр яшәп килә. Бу максатта халыкка ям йортларында ямчылар, билгеле күләмдә атлар тоту йөкләнә. XVI–XVIII йөзләрдә ям йортлары саны үсә бара. XVI йөздә ям чаптыру белән җитәкчелек итү өчен дәүләт учреждениесе — Ям приказы булдырыла (XVIII йөз башына кадәр саклана). Дәүләт фәрманнарын шәһәрләргә илтү, гаскәрләргә җиткерү белән махсус чапкыннар шөгыльләнә. XVII йөзнең 2 нче яртысында дәүләт почта учреждениеләре оештырыла башлый, алар дәүләт һәм аерым затларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш булалар. 1782 елда почта эше белән идарә итү өчен Почта департаменты төзелә, ям йортлары почта станцияләре дип атала башлый. 1781 елда — почта аша акча җибәрү һәм корреспонденцияләрне хат ташучылар аша илттерү, 1783 елда — корреспонденцияләрнең авырлыгына һәм ара ераклыгына карап аларны җибәрү өчен бердәм тарифлар, 1843 елда — ераклыкка бәйсез рәвештә корреспонденцияләр җибәрүгә бердәм почта тарифы гамәлгә кертелә. 1848 елда — штемпельле конвертлар, 1858 елда почта маркалары чыгарыла. Болар барысы да почта элемтәсе хезмәтеннән файдалануны шактый җиңеләйтә һәм почта алмашу үсешенә ярдәм итә. Тимер юллар барлыкка килгәнче махсус юл грамоталары бирелгән пассажирларны ташу да почта ведомствосы вазифаларына кергән. 1884 елда почта һәм XIX йөз уртасында барлыкка килгән телеграф (кара Телеграф) хезмәтләре берләштерелә, Эчке эшләр министрлыгы составында Почта һәм телеграфлар баш идарәсе төзелә. XVII йөз ахырында — XVIII йөз башында Казан аша Мәскәүдән Пермьгә, Оренбург, Урал һәм Себергә юнәлгән почта юллары уза. XVIII йөзнең 1 нче чирегендә Казанда почта конторасы ачыла. 1830 елда шәһәр яңа оештырылган почта округы үзәгенә әверелә. 1866 елда Казан губерна почта конторасы каршында Казан шәһәр почтасы булдырыла. 1869 елда Казан губернасында 48 почта станциясе, аларда 1179 ат исәпләнә. Почта атнага 2 тапкыр Казан–Царёвококшайск (хәзер Йошкар-Ола), Казан–Малмыж, Казан–Чистай, Казан–Чабаксар трактлары буйлап китерелә. Авыл халкына дәүләт почтасы тарафыннан хезмәт күрсәтелми. 1865 елдан авыл җирендә почта эше белән земстволар һәм земство почтасы шөгыльләнә, алар үз кагыйдәләре, бәяләре, маркалары белән эш итәләр. XX йөз башына Казан губернасы илдәге земство почтасы барлык өязләрне колачлаган 9 губернаның берсе була.

Мәскәүдән Казанга почта җигүле транспорт, тимер юллар төзелгәч, поездлар белән китерелә. 1868 елдан Идел һәм Кама елгалары янында урнашкан шәһәрләргә «Самолёт», «Кавказ вә Меркурий» җәмгыятьләре пароходларында почта хезмәте күрсәтелә башлый. Ләкин почта илтүнең оештырылуы озак вакытлар примитив булып кала: элеккечә үк төп чара буларак җигүле транспорт файдаланыла. 1913 елда Казан губернасында уртача алганда җан башына 4 тән дә кимрәк хат-хәбәр туры килә. 1917 елда Казанда — 77, Чистайда — 9, Мамадышта — 4, Царёвококшайскида — 2, Чабаксарда — 5, Арчада 1 почта әрҗәсе була. Почтаны эшкәртү, аны төяү һәм бушату буенча барлык операцияләр дә кул көче белән башкарыла.

Гражданнар сугышы елларында илдәге хуҗалык җимереклекләре нәтиҗәсендә почта эше таркала. Элемтә учреждениеләренең саны кими. 1917–1921 елларда кабул ителгән декретлар белән почта элемтәсе вазифалары киңәйтелә, 1924 елдан хәл уңайлана башлый. Почта хезмәте «боҗра» маршрутына куела, ул республиканың 3519 торак пунктын (89%) колачлый, яңа почта трактлары (Казан-Минзәлә, Казан-Тәтеш) эшли башлый. Җигүле транспорт белән бергә автотранспорт та файдаланыла; 1933 елда республикада почта ташу өчен самолёт җибәрелү мөһим вакыйга була. Казан тимер юл почта бүлекчәсе хезмәткәрләренең саны 6 дан (1917) 40 кешегә җитә (1928). 1925 елда беренче тапкыр авылларда хат ташучы вазифасы кертелә (аларның саны арта: мәсәлән, 1928 елда — 338, 1932 елда 2788 хат ташучы була). Шул ук елда почта корреспонденциясе 16,4 млн данә (1924 елга карата 200%), җибәрелгән корреспонденция 7,6 млн данә (195%) тәшкил итә. 1928 елда — 193, 1932 елда 1170 почта агентлыгы һәм предприятиесе исәпләнә. 1932 елда матбугат тарату хезмәтенең эшен яхшырту максатында Үзәк матбугат тарату идарәсе — Союзпечать һәм Татарстан республика элемтә идарәсе каршында матбугат тарату бүлеге оештырыла. Күрелгән чараларга карамастан, республикада почта элемтәнең артта калган тармагы була. Үзәк газеталар Казанга 3 нче, республиканың күпчелек районнарына 5–6 нчы көннәрдә килеп җитә. Пенсия һәм пособиеләр 1934 елда почта аша күчереп түләнә башлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, почта эшенең шартлары кискен үзгәрә. Почта алмашу шактый арта, ләкин почта хәрәкәте сизелерлек начарая. Фронттагы сугышчыларга җибәрелә торган посылкалардан тыш, аерым затлардан посылкалар кабул итү туктатыла. Почта транспортын хәрби ихтыяҗда яки хуҗалык ихтыяҗларында файдалану тыела; почта вагоннарын гаскәри эшелоннарга тагу рөхсәт ителә. Сугыш елларында республикада 28 атлы почта станциясе, 2 катер, 47 автомобиль, 48 велосипед була. Сугыштан соңгы елларда почта элемтәсен яхшырту буенча чаралар күрелә; 1947 елдан халыктан посылкалар яңадан һәр җирдә дә кабул ителә башлый. 1956 елда ТАССР Элемтә идарәсе каршында хуҗалык исәбендә эшләүче автотранспорт конторасы оештырыла, ул почта ташуларның зур өлешен үз өстенә ала; транспортның барлык төрләре — тимер юл, авиация, автомобиль транспорты файдаланыла башлый. Шәһәрләрдә элемтәнең илтү бүлекләре булдырыла, Казанда район элемтә узеллары оештырыла, алар шәһәрнең барлык почта бүлекчәләре эшчәнлеген координацияли. Почтамтта, почта ташу бүлекчәләрендә механикалаштыру чаралары: капларны бәйләүче машиналар, күтәргечләр, автотөягечләр, транспортёрлар, штемпель басучы аппаратлар, нумераторлар, сургыч басучы электр җайланмалары, алты урынлы индекс нигезендә хатларны адреслар буенча аеручы машиналар гамәлгә кертелә; конверт, открытка һәм газеталар сатучы ярымавтоматлар урнаштырыла. 1964 елда клиентлар белән исәп-хисапларны теркәү һәм эшкәртүне үзәкләштерү өчен почтамт каршында машина-исәпләү бюросы оештырыла (бу тәҗрибә илнең башка элемтә предприятиеләрендә дә тарала). 1970 елдан почтаны контейнерлар белән ташу үсеш ала. Терәк почта пунктлары, күпкатлы йортларның беренче катларындагы абонент почта әрҗәләре һәм авыллардагы төркемле абонент шкафлары, шулай ук төрләр һәм адреслар буенча бүлүне камилләштерү корреспонденцияләрне илтүне тизләтә. Район үзәкләрендә һәм авылларда заманча типтагы элемтә предприятиеләре төзелә. 1980–1985 елларда 11 район элемтә узелы бинасы, аэропортларда һәм тимер юл станцияләрендә 9 почта алмашу пункты файдалануга тапшырыла. Матбугат тарату хезмәте дә үсеш кичерә. 1972 елдан Казанга үзәк газеталар тизлекле фототелеграф алымы белән тапшырыла башлый, нәтиҗәдә алар укучыларга чыккан көндә үк барып ирешә. 1980 елларда Казан Россиядә вакытлы матбугатка заказлар кабул итү һәм рәсмиләштерү ЭВМ ЕС 1030, ЭВМ ЕС 1045 тә башкарылган бердәнбер шәһәр була.

1990 еллар башында, базар икътисадына күчү шартларында, куллану ихтыяҗы кимү аркасында почта элемтәсенең традицион хезмәтләр күрсәтү күләме азая башлый (XX йөз ахырында республикада яшәгән һәр кешегә елга 20 ләп, XXI йөз башында 5 ләп хат туры килә). Моңа бәйле рәвештә, корреспонденцияләрне һәм күчерелгән акчаларны эшкәртү, җибәрү һәм тапшыру белән бергә, хәзерге вакытта почта 70 тән артык төрдә үз профиленә карамаган хезмәтләр күрсәтә. Заманча технология һәм техника гамәлгә кертелә. Почта элемтәсе хезмәт күрсәтүләре буенча автоматлаштырылган эш урыннары оештырыла. Район узеллары һәм почтамт эчке почтаны — «Россия экспресс-почтасы», халыкара почтаны «EMS Гарантпост-Татарстан» системалары буенча тиз арада илтүче-тапшыручы оешмалар челтәренә кертелгән. Җибәрелгән корреспонденцияләрне электрон почта ярдәмендә кабул итү, тапшыру һәм илтеп бирү автоматлаштырылган мәгълүмат системаларына нигезләнгән тизләтелгән күчерүләр башкарыла; басмаларга интернет-язылу, электрон кибетләр һ.б. үзләштерелә. 1997 елда 2 районара почтамт, 9 районара узел, 23 район участогы, 10 район П. элемтәсе узелы, 44 элемтә пункты, 1058 элемтә бүлекчәсе (аларның 844 е авыл җирендә), Республика почта ташу үзәге һәм Республика реклама үзәге составында «Татарстан почтасы» почта элемтәсе идарәсе» ДУП төзелә. Эшләүчеләр саны — 9 меңнән артык кеше, шуларның 3,7 меңе — хат ташучылар. Почта маршрутларының озынлыгы 25 мең км дан артык. Почта хезмәтләре республиканың барлык торак пунктларын колачлый. 2011 елда ТРга 30,6 млн данә хат, 69,7 млн данә газета һәм журнал, 0,3 млн данә посылка китерелә, 11,4 млн данә акча күчерүләр һәм пенсия түләүләре башкарыла.

Әдәбият  

Орлова А.Ф. Время и связь. К., 1988;

Людей связующая нить. К., 2003.

Автор — Г.Я.Мәүлетова