Эчтәлек

Казанда беренче телефон линиясе 1881 елда барлыкка килә.

Ул Кремльдә урнашкан Казан пехота юнкерлар училищесен Воскресенская урамындагы офицерлар җыены бинасы (хәзер Кремль ур., 6 йорт) белән бәйли һәм бары тик хәрби ихтыяҗлар өчен генә хезмәт итә.

1888 елның 27(15) ноябрендә Казан ГТСы рәсми рәвештә ачыла. Телефон челтәренең беренче башлыгы — А.А.Бабановский. Үзәк телефон станциясенә 70 ләп абонент тоташтырыла.

Россиядә беренче булып, Казан ГТСында Швециянең «Эриксон» фирмасының МБ (җирле батарея) системасындагы шнурлы бер үткәргечле коммутаторы урнаштырыла.

1897 елга ГТС 337 абонентка хезмәт күрсәтә. Шәхси телефоннар өчен елына 60–70 сум (2 чакрымга кадәр ара булганда) һәм, шуңа өстәп, һәр чакрым өчен 15 әр сум түләнә.

1902 елда Үзәк телефон станциясендә реконструкция уздырыла — ЦБ (үзәк батарея) системасындагы шнурлы ике үткәргечле коммутаторлар куела.

1908 елда телефон челтәренең сыешлыгы 1 мең абоненттан артып китә. 1900 еллар башыннан белешмәләр бюросы (соңга таба белешмә-мәгълүмат хезмәте) эшләп килә.

1920 елларның 2 нче яртысында телефон челтәрендә киңәйтү, реконструкция, төзелешләр башлана. Һава челтәрен кабельле җир асты челтәренә алыштыру эшләре алып барыла.

1936 елда ГТСның монтажланган сыешлыгы 4350 номер тәшкил итә.

1935–1936 елларда Казанда телефон-автоматлар (таксофоннар) куела башлый.

1942 елда — сыешлыгы 2 мең номер булган, машина системалы беренче автомат телефон станциясе (АТС), 1951 елда — декадалы-адымлы системалы АТС (4,2 мең), 1954 елда — Ленин районы АТСы (дүртурынлы нумерация белән 1 мең номер), 1963 елда Совет районы АТСы (3,2 мең) җиһазландырыла. Шул ук елда челтәрне бердәм бишурынлы нумерациягә күчерү эшләре башлана.

1978 елда координата системалы чыгарылма подстанция (ПСК-1000) монтажлана.

1983 елда ГТС та этаплап алтыурынлы нумерациягә күчү башлана, шул ук елда «Горки» торак массивында сыешлыгы 9,2 мең номер булган координаталы станция (АТСКУ) монтажлана һәм файдалануга тапшырыла.

1988 елда АТС-35 белән АМТС (шәһәрара автомат телефон станциясе) арасында гомуми озынлыгы 6775 м булган беренче оптик-җепселле линия сафка баса.

1990 елда — МТ тибындагы беренче электрон АТС-42 (ЭАТС), 1993 елда — ЭАТС-43, 1994 елда цифрлы станцияләр АТС-62/63, АТС-64 файдалануга тапшырыла.

1997 ел ахырыннан синхрон цифрлы STM-4 иерархиясенең беренче транспорт челтәре (SDH) «SIN­FONET» эшли башлый.

1999 елдан шәһәрнең декада-адымлы системалы үзәк АТСы электрон — DX-200 тибындагы ЭАТС-92/93 белән алыштырыла. Элемтә чараларына ихтыяҗ арта бару сәбәпле, ел саен шәһәр һәм посёлокларда гамәлдәге АТСлар киңәйтелә.

2002 елда STM-16 дәрәҗәсендәге синхрон цифрлы иерархиянең оптик-жепселле яңа транспорт челтәре гамәлгә кертелә (уздыру сәләте 2,5 Гбит/с ка кадәр), һәм ул челтәр трафигындагы барлык төрләрнең үсә баручы ихтыяҗларын тәэмин итә.

2006 елның 1 гыйнварына Казан ГТСы гомуми сыешлыгы 257 мең номер булган 23 станцияне һәм подстанцияне бергә берләштерә. Казан ГТСы шәһәр территориясендә 33 бинаны били.

Шәһәр челтәрендә номерлар сыешлыгын арттыру белән бергә телефон аппаратурасын сыйфат ягыннан яхшырту — заманча электрон җиһазлар һәм хисаплау техникасы чараларын куллану бара.

Телефон станцияләрен программалаштыру 2001 елда җирле сөйләшүләргә вакытка бәйле тариф кертергә һәм берничә өстәмә хезмәт күрсәтү оештырырга мөмкинлек тудыра.

2005 елда Казан Россиядә заманча цифрлы телекоммуникация челтәренә күчкән миллион кешелек беренче шәһәр була. 100% цифрлаштыру яңа төр инфокоммуникация хезмәтләрен гамәлгә кертү мөмкинлеге бирә. 2005 елның сентябрендә Казан ГТСы телефоннарның җидеурынлы нумерациясенә күчә, нәтиҗәдә яңа абонентлар кертү мөмкинлеге һәм яңа ресурслар барлыкка килә. 2002 елда элемтәнең сыйфат системасы ГОСТ Р ИСО 9001–2001 (ИСО 9001–2000) таләпләренә туры килә дигән сертификат алына.

1994 елның июлендә Казан ГТСы АҖ итеп үзгәртелә (аңа кадәр «Связьинформ» элемтә һәм мәгълүмат предприятиесенең структур подразделениесе).

2000 елда автомат телефоннарга хезмәт күрсәтү өчен «Таксофон» ААҖ оештырыла, һәм 2003 елда «09» белешмә-мәгълүмат хезмәте дә аңа күчерелә.

2006 елда «Казан шәһәр челтәре» АҖ «Таттелеком» АҖгә кушыла. Җитәкчеләр арасында: З.Ф.Курмашев (1960–1968), Л.Х.Рәхмәтуллин (1968–1971), М.М.Мусин (1971–1977), В.Ф.Четверик (1977–1986), Р.Т.Җәләлов (1986–1993), Д.Н.Салихов (1993–1999), А.М.Фәхриев (1999–2006).

Әдәбият

Орлова А.Ф. Время и связь. К., 1988;

100 лет Казанской городской телефонной сети. К., 1988;

Веками вместе с вами: 115 лет Казанской ГТС. К., 2003;

Людей связующая нить. К., 2003.

Авторлар: В.Н.Богданов, С.Г.Белов, Г.Я.Мәүлетова