Бу культураларның орлыклары азык-төлек һәм терлек азыгы буларак әһәмиятле, он тарту, ярма яру, катнаш азык сәнәгате өчен чимал булып тора. Ашлык эшкәртү продуктлары икмәк пешерүдә, макарон һәм кондитер әйберләр, ашамлык концентратлар, консервлар, шулай ук сәнәгатьнең сыра кайнату һәм спирт җитештерү тармакларында кулланыла.

Бөртекле ашлык культуралары шартлы рәвештә берничә бүлекчәгә бүленә: икмәк культуралары – арыш, бодай; терлек азыгы – арпа, солы, кукуруз, сорго һ.б.; кузаклылар – борчак, вика, ясмык, нут, соя, фасоль һ.б.; ярма культуралары – карабодай, тары һ.б. Барлык төр кыяклыларның да тамыр системасы чуксыман, сабаклары эче куышлы төенләнешләр белән бүленгән.

Арыш, бодай, туры, арпа, солы җылыга артык таләпчән түгел, алар шытып чыкканда берничә вак тамыр (корешок) барлыкка килә; кукуруз, карабодай, тары, сорго җылыга таләпчән, аларга бер генә кечкенә төп ясала. Чәчәк төркеменә карап башаклыларга (арыш, бодай, арпа) һәм себеркәчләргә (солы, тары, сорго) аерыла. Үсеш һәм вегетация чоры дәвамлылыгына карап бөртекле ашлык культуралары уҗым һәм сабан культураларына бүленә.

Татарстанда бөртекле ашлык культуралар уңышы (1 га җирдән ц ларда): 1925–1929 елларда – 5,9, 1933 елда – 8,9, 1937 елда – 11,9, 1980 еллар ахырында – 20, табигать шартлары уңай килгән 1997, 2001, 2002, 2003, 2004, 2006 елларда – 35,1, 35,8, 35,2, 34,9, 27,5, 29,2.

XX йөздә игенчелекнең фәнни алымнарын (алмаш чәчү әйләнеше, җирнең сөрү катламын тирәнәйтү, басуларга тирес һәм минераль ашламалар кертү, җирле шартларга яраклаштырылган сортлы орлыклар чәчү һ.б.) куллану нәтиҗәсендә традицион культураларның (арыш, солы һ.б.) уңдырышлылыгын арттыру гына түгел, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү хисабына даими игелеп килгән культураларның ассортиментын тулыландыру мөмкинлеге дә бирә. Уңдырышлы «бодай» туфрагы таләп иткән һәм 1920 елларда сөрү җирләренең 2,2%ын гына биләгән сабан бодае 2001–2006 елларда мөһим азык культурасына (14,5–17%) әверелә. Шуның нәтиҗәсендә бодай күмәче халыкның туклану рационында төп урынны алып тора.

Бөртекле ашлык культуралары игү буенча кыр эшләре нигездә тулысынча механикалаштырылган. Бодай, арыш, солы, арпа күбесенчә интенсив технологияләр нигезендә игелә.

Чәчүлекләрнең кабул ителгән структурасын саклау һәм аларның уңышын күтәрү максатын күздә тотып, зона, агроландшафт, басу шартларына яраклаштырылган игенчелек системалары үзләштерелә, сортларның составы яхшыртыла, һәр культураның үзенә генә хас агротехника алымнары камилләштерелә. Алдынгы хуҗалыкларда сабан бодаен ашланган, туңга сөрелгән, борчактан, күпьеллык үсемлекләрдән бушаган туфракка чәчәләр; туңга сөрү, чәчү алдыннан туфракны эшкәртү системаларын саклыйлар, югары уңыш алуга исәпләп кирәк кадәр ашлама кертәләр, иртә срокта зона өчен районлаштырылган, чәчү нормасы буенча шытуга сәләтле 5-6 млн орлык чәчәләр; чәчүлекләрне авырулардан, зарарлы бөҗәкләрдән һәм чүп үләннәрдән саклау чараларын күрәләр.

Уҗым культураларын (арыш, бодай) чәчкәндә туфракка исәпләнгән нормада ашлама кертәләр, җирнең сөрү катлавын чүп үләннәрдән арындыралар (чиста пар җирләрен катламлы эшкәртү юлы белән), чәчү өчен яраклы сортлар сайлап алалар, чәчү срогын төгәл үтиләр. Калку урыннарда кышын кар тоталар, иңкүрәк җирләрдәге уҗымнарны, череп борсымасын өчен, көздән фундазол яки башка шуңа охшаш препаратлар белән эшкәртәләр. Язын тырмалыйлар, кирәк булса, өстәмә тукландыру үткәрәләр.

 Чыганаклар

Сельское хозяйство Республики Татарстан: Стат. сб. Казань, 2007.

Әдәбият

Растениеводство. Москва, 1997;

Зиганшин А.А. Современные технологии и программирование урожайности. Казань, 2001.

Автор – А.А.Җиһаншин