- РУС
- ТАТ
яшел терлек азыгын җитештерү һәм куллану системасы, кышкы чордан соң алар белән өзлексез һәм тигез рәвештә терлекләрне тәэмин итү
Яшел конвейер булдыру ихтыяҗы үсемлекләрнең үсеше сезонлы булуы, җәйге чорда аларның кибүе белән бәйле. Яшел конвейер оештыруда хуҗалыкта декада һәм айлар буенча барлык төр терлекләр өчен яшел терлек азыгына ихтыяҗ һәм терлек азыгы культураларын җирле табигый һәм хуҗалык шартларына карап сайлау билгеләнә.
Көтүлектә йөртү сезонының 3 чорга — язгы күчеш чорына (7–10 көн), җәйге төп чорга (115–125 көн) һәм көзге күчеш чорына (30–40 көн) бүленүе исәпкә алына.
Яшел конвейер составына табигый һәм ясалма (культуралы) күпьеллык көтүлекләр, күп- һәм берьеллык үләннәр (яшел масса), тамырбүлбеазыклар, яшелчәчелек калдыклары керә.
Яшел конвейер көзге арыш чәчүлекләренең яшел массасын кулланудан башлана (уңыш 1 га дан 70–80 ц булганда). 10–15 көннән соң, көзге кыяклылар белән көзге вика катнашмасын куллануга күчәләр; бу вакытта терлекләрнең үзләштерелә торган протеин белән тәэмин ителүе сизелерлек яхшыра. Июньнең икенче декадасыннан яшел конвейерда күпьеллык үләннәрне, июль башында вика катнашмасын кулланалар. Икенче тапкыр чабып алынган күпьеллык үләннәр июльнең соңгы декадасында, августның 1 нче декадасында кулланыла. Августның 2 нче декадасында — берьеллык үләннәрнең соң өлгерешле төрләре, судан үләне һәм азык тарысы, сентябрь башында — кукуруз, аннан соң күп- һәм берьеллык үләннәр курпысы ашатыла.
Яшел конвейерны берьеллык үләннәрнең чабылган чәчүлекләре, сентябрь ахырында терлек азыгы тарысы белән рапс катнашмасы чәчүлекләре, октябрьдә рапс төгәлли.
Барлык чәчелгән яшел конвейер культуралары, кагыйдә буларак, махсуслаштырылган лагерь янындагы чәчү әйләнешендә урнаштырыла, бу терлекләрне еракка йөртмәскә, яшел массаны ташыганда транспорт чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә һәм шуның белән терлекләрнең гомуми продуктлылыгын арттыруга, яшел массаның һәм терлекчелек продукциясенең үзкыйммәтен киметергә ярдәм итә.
Рогов М.С. Зелёный конвейер. Москва, 1985;
Рекомендации по содержанию и кормлению животных в летний период 2001 года. Казань, 2001;
Маликов М.М. Система кормопроизводства в Республике Татарстан. Казань, 2002.
Автор – М.М.Маликов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.