Эчтәлек

Аларның үсеше, бер яктан, хезмәт бүленеше, халыкның шәһәрләргә туплануы, шәһәрләр һәм сәнәгать үзәкләренең саны артуы белән, икенче яктан – ашлыкның озак саклауга яраклылыгы һәм аңардан товар запаслары һәм резервлары булдыру мөмкинлеге белән бәйле.

Археологик һәм язма чыганаклардан күренгәнчә, Урта Идел буенда иген үстерү һәм әзерләү Идел буе Болгар дәүләтендә җирле халыкның төп шөгыле булган.

Идел буе Болгар дәүләтеннән Владимир-Суздаль җирләренә икмәк сату очраклары билгеле (1223 ел).

Бодай, арпа, тары үстерелә; ашлыкны идән асты чокырларында, келәтләрдә саклыйлар, агач һәм таштан (известьтән) эшләнгән кул тегермәннәрендә тарттыралар, бөртек угыч, ярма яргыч һәм килеләрдә төяләр. Икмәк Казан ханлыгының иң төп товары була.

Мәскәүдәге Швеция сәүдә компанияләрендә хезмәт итүче швед комиссары (факторы) И. де Родес үзенең «1663 елда рус сәүдәсе турында уйланулар»ында («Размышления о русской торговле в 1663 г.») Казан төбәген Россия базарларын иген белән тәэмин итүче өлкәләр арасында алдынгы урыннарның берсенә куя. Игеннең чиреге (10 пот арыш, 6 пот солы) Мәскәүдә 1 сум булганда, Казанда 12-25 тиен була.

1857 елда Казанда товар әйләнеше 248 мең сум көмеш булган 88 кибет эшли. 1852–1858 елларда Казанга китерелгән арыш, бодай, солы, арыш оны һәм башкалар 2 млн сум көмеш, ә аннан чыгарылган икмәк – 1,6 млн сумлык була. Икмәк белән сату итү бу елларның сәүдә әйләнешендә 2 һәм 3 нче урыннарны алып тора. Бодай – Урта Иделнең кара туфраклы регионнарыннан, арыш, борчак, солы, карабодай, нигездә, Казан губернасының кара туфраклы булмаган өлкәләреннән кертелә һәм Казан, Чистай, Спас, Алабуга, Мамадыш, Тәтеш шәһәрләре аша су транспорты белән Санкт-Петербург, Әстерхан һәм башка шәһәрләргә җибәрелә. Пароходчылык үсеше нәтиҗәсендә Казан Төньяк-Көнчыгыш Россиядә икмәк белән сәүдә итүче иң эре үзәккә әверелә.

XIX йөзнең 2 нче яртысында Казанның 3 пристанендә ел саен уртача 900 судно төялә һәм бушатыла. 1868 елда пристань аша 33 млн пот икмәк уза. 1871 елда Казанда 28 млн пот икмәк һәм он сатыла. XIX йөз ахырына губернаның ашлык базарында иң эре сәүдәгәрләр арасында Алабуга (И.И. һәм И.Г.Стахеевлар, Башкировлар), Чистай (В.Л.Челышев, С.Х.Чукашёв), Казан (И.Н.Журавлёв, В.И.Романов) сәүдәгәрләре һ.б. була.

XX йөз башында Казанда 10 эре товарлыклы ашлык фирмасы эшли, шуларның эре 4 се он җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә (М.Н.Окошников, Фоминнар, Сусловлар һәм армияне он белән тәэмин итүче Я.Ф.Шамов).

1908 елда Казан губернасында 2567 тегермән була, аларда 5331 кеше эшли һәм 46 млн пот ашлык эшкәртелә. Бу күрсәткечләр буенча губерна Россия империясендә алдынгы урыннарның берсен алып тора. Он тарттыруның бәясе үзәк Россиядәгегә караганда 2-4, Көнбатыш Европадагыга караганда 8 тапкыр кимрәк була, шул сәбәпле онның, бигрәк тә арыш онының, Россиядә тиңдәше булмый. Россия базарларына җибәрелгән барлык арыш онының өчтән бер өлешен, экспортка чыгарылганның барысын да диярлек (якынча 6 млн пот) Идел-Кама төбәге бирә. Чит илгә җибәрелгән арыш онына пошлина зур булу сәбәпле, бөртекле арыш онга караганда күбрәк чыгарыла.

1912 елдан Идел-Кама төбәгендә генә түгел, хәтта Россиянең башка регионнарында да икмәк базары тулысынча диярлек сәүдәгәр Стахеевлар кулында була, алар Россиядә иң эре Рус-Азия, Петербург халыкара һәм Идел-Кама коммерция банклары белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыралар. Ашлыкны җыеп эшкәртү һәм саклау алымнары бик гади булганлыктан, дөнья базарына чыгарылган игеннең чүплелеге 5-10% (АКШта элеваторда саклау системасы кертелү сәбәпле, бу күрсәткеч 0,5% тан артмый) тәшкил итә.

Татарстан территориясендәге беренче – Бөгелмә, Чаллы элеваторлары – 1914 һәм 1917 елларда Россиянең Дәүләт банкы акчасына төзелеп, файдалануга тапшырыла. 1915 елда 9,7 млн пот ашлык сатып алына, шул исәптән 3 млн пот солы, 6,7 млн пот арыш һәм арыш оны.

1 нче Бөтендөнья сугышы һәм Совет властеның беренче елларында дәүләтнең ашлык әзерләү сәясәте тамырдан үзгәрә һәм продразвёрстка формасын ала, 1921 елда ул продналог белән алыштырыла. 1924 елдан ашлык сатып алуда базар законнары киң тарала, 1928 елдан контракт буенча алына.

1932–1933 елларда МТС (машина-трактор станциясе) эшләре өчен мәҗбүри рәвештә ашлык тапшыру һәм натуралата түләү (җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән түләү) кертелә, ул салым түләү белән тәңгәлләшә, дәүләтнең үзәкләштерелгән ашлык ресурсларын булдыруның төп формасына әверелә.

1932 елларда ТАССР, РСФСРда беренче булып, еллык дәүләт планын үти, 24,7 млн пот ашлык (планга карата 101,2%) әзерли, шул саннан МТСлар өлешенә – 7,5 млн, колхозларга – 9,4 млн, аерым хуҗалыкларга 7,4 млн, совхозларга 0,4 млн пот туры килә.

Татарстанда 1920 еллардан башлап ашлык әзерләү һәм эшкәртү эшен оештыруны гамәлгә ашыручылар: губсовнархозның аерым бүлеге (1920 елдан), он тарттыру һәм ярма ярдыру сәнәгатенең Казан губернасы дәүләт идарәсе (1921 ел), «Хлебопродукт», «Татмельтрест», «Хлебцентр», «Сибторг» предприятиеләре һәм СССР Дәүләт банкының Казан конторасы (1922–1926 еллар), «Татхлебсоюз» һәм «Татхлебживсоюз» (1927–1931 еллар), «Заготзерно» Татарстан өлкә конторасы (1932 елдан), алар барлык ашлык кабул итү пунктлары челтәрен берләштерә һәм ашлык әзерләүне контрактлы нигездә башкара.

1933 елда «Заготзерно» системасында 4 элеватор, 25 линияле һәм станцияләр янындагы, 15 эчкәреге ашлык кабул итү пунктлары һәм барлык җирле он тарттыру предприятиеләре эшли. 1936 елда кулланучыларны ашлык белән тәэмин итүне яхшырту өчен 8 сату базасы, 1941 елда өстәмә 227 ашлык кабул итү пункты ачыла.

1956 елда РСФСР Ашлык әзерләү министрлыгының эштән туктатылган Вәкаләтле конторасының («Уполминзаг») матди базасы тулысы белән «Заготзерно» системасына тапшырыла. Нәтиҗәдә республика «Заготзерно»сына 25 төп кабул итү пункты, 6 элеватор, 2 сату базасы, әрҗәләр ремонтлау һәм механика остаханәләре, автобаза, матди-техник тәэминат склады һәм 389 эчкәреге ашлык кабул итү пункты керә.

1957 елда «Заготзерно» предприятиеләре һәм «Росглавмука» конторасы базасында Татарстан республикасы икмәк продуктлары җитештерү идарәсе оештырыла һәм ул 1995 елга кадәр эшли.

1958 елда мәҗбүри тапшыру һәм натуралата түләү бетерелә һәм дәүләткә ашлык әзерләү сатып алулар тәртибендә үтәлә башлый.

1990 елларда базар икътисадына күчү белән ашлык әзерләү предприятиеләрен акционерлаштыру башлана. 1995 елда «Татарстан икмәк кабул итү һәм ашлык эшкәртү предприятиеләре» холдинг компаниясе» АҖ («Татархлебопродукт») оештырыла, аңа 10 элеватор, 5 икмәк продуктлары комбинаты, 15 ашлык кабул итү предприятиесе, сату базасы, матди-техник тәэминат һәм комплектлау базасы булган 33 акционерлык җәмгыяте керә.

 2002 елга компаниядә 1244 млн сумлык төп фондлар, 1794 мең т сыйдырышлы паспортлаштырылган ашлык саклау урыннары, тәүлеклек җитештерүчәнлеге (т да) түбәндәгечә булган куәтләр исәпләнә: ашлык киптергечләр – 67000, сортлы ашлык тегермәннәре – 2281, арышны көрпәдән аеру тегермәннәре – 365; ярма заводлары – 394, катнаш азык заводлары – 2497.

Төп җитештерүчеләр: сортлы бодай, көрпәсеннән аерылган һәм иләнгән арыш оны, манный ярмасы – «Казаньзернопродукт», «2 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты», «Чаллы икмәк продуктлары», «Печище икмәк продуктлары комбинаты», «Чистай элеваторы», «1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты» һәм «Арча элеваторы» акционерлык җәмгыятьләре; арпа, борчак ярмалары – «Чаллы икмәк продукты», «Чаллы элеваторы»; карабодай, солы ярмалары («Геркулес») – «1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты» һәм Буа районының «Свияга» ябык акционерлык җәмгыяте; катнаш азыклар – «Казаньзернопродукт», «Чаллы икмәк продукты», «1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты», «Чистай элеваторы» һәм «Нурлат элеваторы» акционерлык җәмгыятьләре.

Республикада азык-төлек базарын үстерү шартларын яхшырту максатында 1996 елда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында Татарстан Республикасының Азык-төлек корпорациясе, «Татфондбанк» каршында «Татзернопродукт» АҖ һәм «Алтын башак» компаниясе булдырыла, алар 2002 елдан бодай, арпа һәм арышны экспортка чыгара башлыйлар.

Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан уртача еллык сатылган ашлык (мең т да):

2000–2005 ел нәтиҗәләре буенча республика районнары арасында ашлык сату буенча беренче урынны Нурлат районы алып тора.

2004 елларда Татарстан Республикасында он тарту – ярма һәм катнаш азык сәнәгатендә 37 предприятие эшли, аларда 3389 кеше хезмәт итә, 4047 млн сумлык продукция җитештерелә. Милек формалары буенча Татарстан Республикасының он тарту – ярма һәм катнаш азык сәнәгате предприятиеләре хосусый (73%), дәүләт (18,9%), катнаш (8,1%), предприятиеләргә аерыла (2004 ел).

2005 елда «Икмәк кабул итү һәм ашлык эшкәртү предприятиеләре» холдинг компаниясе» «Татарстан сөте» АҖ икмәк кабул итү предприятиесе» идарәсе итеп үзгәртелә, 2006 елдан «Вамин-Татарстан» АҖ икмәк кабул итү предприятиесе» идарәсе.

Татарстан Республикасының он тарту – ярма ярдыру һәм катнаш азык сәнәгатенең төп капиталына инвестицияләр 1997 елда – 19, 1998 елда – 24,7, 1999 елда – 28,7, 2000 елда – 105 млн, 2001 елда – 225,9, 2002 елда – 22,7, 2003 елда – 9,9, 2004 елда – 27 млн сум тәшкил итә.

1986–2005 елларда республикада елына уртача он һәм катнаш азык җитештерү (мең т да):

Әдәбият

История Татарской АССР. Казань, 1966;

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала. Казань, 1995;

Шайдуллин Р.В. Крестьянские хозяйства Татарстана: проблемы и пути их развития в 1920–1928 гг. Казань, 2000;

Хвала рукам, что пахнут хлебом. Казань, 2001.           

Автор – И.Н.Афанасьев