1990 елда Тәмте җиләк-җимеш станциясендә Л.А.Севастьянова һәм В.А.Наумов тарафыннан «Крупноплодная вишня №6» сортыннан ирекле серкәләнүдән аналитик селекция алымы белән чыгарыла.

Бу сорт югары уңышлы, кышка чыдам. Куагы тәбәнәк, 1–1,5 м биеклектә, ярымшарсыман-түгәрәк ябылдашлы. Үсентеләре нечкә, кара-коңгырт төстә, өскә таба үсәләр. Яфраклануы яхшы. Яфраклары вак, ланцетсыман, озынча очлы, куе яшел, вак тешәүле ике тапкыр каяу читле. Яфрак сабы кыска, уртача нечкә, аз пигментлы. Чәчәк төркемендә 5–6 чәчәк чатыр урнашкан. Чәчәкләре вак, ак төстә.

Җимешләре кызыл, озынча, түгәрәк башлы (өске өлеше түгәрәк), җимеш сабакчасы нечкә, 3,6–4 г; август ахырында өлгерәләр. Җимеш йомшагы сусыл, тәме — әчкелтем-баллы, аксыл-алсу төстә. Орлыгы (төше) — вак, озынча, җимешеннән яхшы аерыла.

3–4 нче елда җимеш бирә башлый, тулысынча җимеш бирүе 6–8 нче елда була.

Чәчәкләренең 40% ы үзеннән серкәләнә; чиянең башка сортларын яхшы серкәләндерүче.

Бөре ялгау һәм яшел чыбыкча ялгау ысулы белән үрчетелә.

Коккомикоз авыруына чыдам.

Татарстанда 1997 елдан районлаштырыла. Урта Идел буе, Көнбатыш Себер, Урал төбәкләрендә үстерүгә тәкъдим ителә.