1990 елда Э.Ф.Ионов, Г.Х.Вәлиуллин, П.П.Дёмкин, Н.П.Капитонова, Л.А. Семахина тарафыннан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Мишә сортыннан кызыл бөртекле формаларны күпләп сайлап алу юлы белән чыгарыла. 1992 елда бу сорт Урта Идел төбәгендә куллануга рөхсәт ителгән Дәүләт селекция казанышлары реестрына кертелә.

Салкынга чыдамлыкка донор сыйфатында селекция өчен тәкъдим ителә. Ончыл чыкка һәм көрән яфрак гөмбәсенә аз бирешүчән. «Мишә 2» — эритроспермум төрчәләренең төрле биотипларыннан торган популяция. Куагы арадаш. Башагы цилиндрик формада, озын, уртача тыгызлыкта, кылчыклары озын, ак, башакның бөтен буена урнашкан. Башак тәңкәсе озынча-йомыркасыман формада, теше кыска, туры. Киль ачык күренә. Бөртеге озынча, буразнасы тирән түгел. Җиргә 3–5 см тирәнлеккә чәчкәндә, орлыкларны 1 га га чәчү нормасы 5,5 млн Иң яхшы чәчү вакыты 20–31 август. Иң югары уңыш чиста парга чәчкәндә алына. ТРның Кама аръягы районнарында һәм биләүле пар элгәрләренә чәчкәндә, чәчү 15 августтан башланырга мөмкин. Уртача өлгерешле сорт, «Мироновская 808» сортыннан 1–2 көнгә соңрак өлгерә. Уңышы 1 га дан 5 т чыга. Бөртеге эре, югары продуктлы (1 мең бөртекнең авырлыгы 38–41 г), составында 32,4% чи клейковина (җилемчә), 13,8% чи протеин бар, икмәк пешерүдә сыйфаты югары (4,3 балл). Корылыкка бик чыдам.

ТРда бу сорт 1993 елдан чәчүгә кертелгән.

Авторлар — И.Д.Фадеева, Э.Ф.Ионов