- РУС
- ТАТ
карабодайның эре бөртекле, диплоидлы сорты
1983 елда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Н.Н.Петелина, Ф.З.Кадыйрова, В.М.Галактионова һәм Л.С.Нижегородцева тарафыннан салкынга каршы торучанлыкны формалаштыра торган питомник үсентеләре арасыннан аерым һәм үзара серкәләнүчеләрне сайлап алу ысулы белән чыгарыла.
Билгеле сортлардан эре бөртекле, тиз һәм бер вакытта өлгерүчәнлеге белән аерыла. 1000 бөртекнең авырлыгы 32 г. Вегетация чоры 64–70 көн. Бу сорт экстремаль температура шартларына һәм сөрлегүгә бик чыдам. Сынау нәтиҗәләре «Идел»нең җиде өлкәдәге сорт участокларында районлаштырылган сортлар белән чагыштырганда югары уңыш бирүен күрсәтә.
Җитештерү бәяләмәсен 1984 елда Әлмәт районы кырларында ала. Уңыш бирүе буенча «Идел» сорты районлаштырылган «Майская» сортыннан «Россия» колхозында 1 га дан 4 ц га (чәчүлек мәйданы 80 га), «Кичү» совхозында 1 га дан 1,1 ц га (чәчүлек мәйданы 100 га) югарырак.
Бу сорт ТРда 1987 елда районлаштырыла.
Крупяное поле Татарии. К., 1979;
Крупноплодные диплоидные сорта гречихи. К., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.