Эчтәлек

ТР да тавык, каз, үрдәк, күркә асрыйлар. Продукциянең төп күләме 8 кошчылык фабрикасы һәм 2 кошчылык совхозында, «Птицевод» кошчылык заводында (Бөгелмә районы), «Юдино» кош репродукторында (Яшел Үзән районы), 15 кошчылык инкубатор станциясендә, фермер хуҗалыкларында һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. 1960 еллар урталарына кадәр Татарстанда кошчылык, башлыча, экстенсив юл белән алып барыла. Гадәттә колхоз һәм совхозларда кечкенә кошчылык фермалары өстенлек итә, аларда башлыча кул хезмәте файдаланыла, җитештерүчәнлек түбән була. Уртача бер колхозга — 860, бер совхозга 2000 йомырка тавыгы туры килә, бер тавыктан елга 66–102 йомырка алына. Республикада интенсив хуҗалык формаларына корылган берничә эре кошчылык совхозы эшли: Чаллы (хәзер Тукай) районында «Красный Ключ», Бөгелмә районында «Бөгелмә» (нәсел совхозы), Питрәч районында «Колай», Лаеш районында «Комсомольский». 1965 елда Татарстан «Птицепром» тресты (1987 елдан — «Татарское» ҖБ, 1999 елдан — «Татптицепром» авыл хуҗалыгы ҖБ, 2003 елдан — «Колай» совхозыннан тыш югарыда саналган барлык хуҗалыкларны берләштергән АҖ) һәм 34 кошчылык инкубатор станциясе төзелә. Кошчылык сәнәгать нигезендә алып барыла башлый. 65–90 елларда кошчылык тармагында җитештерү интенсив рәвештә үсә, эре предприятиеләр барлыкка килә: йомырка җитештерү юнәлешендәге «Юбилейная», «Чаллы» фабрикалары; «Казан», «Питрәч», «Тукай», «Түбән Кама» бройлер фабрикалары; ит өчен үрдәк, күркә җитештерүче совхозлар. Эшләп килүче хуҗалыкларда яңартулар кертелә. «Птице­пром» системасындагы предприятиеләрдә йомырканың тулай җыемы 25,6 млннан 814,9 млн данәгә, кош ите сату 0,56 меңнән 43,4 мең т га җитә, 1 мең йомырка җитештерү өчен тотылган хезмәт 22,9 дан 1,52 кеше/сәгатькә кала, азык чыгымнары 450 дән 187 азык берәмлегенәчә кими, тармакның рентабильлеге 58,9% тәшкил итә. Тотылган чыгымнар 1,5–2 ел эчендә каплана.

Базар икътисадына күчүнең башлангыч чорында (1991–1998) азык һәм энергия ресурслары кыйммәтләнгән шартларда, продукция җитештерү күләме кискен кими. 1998 елда йомырка җитештерү 1990 ел белән чагыштырганда 36,2% ка, ит җитештерү — 51,3% ка кими. Предприятиеләрнең күпчелеге зыянга яки аз файда белән эшли, шул сәбәпле кошларны яңартып тору мөмкинлеге калмый. «Апас», «Буа» һәм «Түбән Кама» кошчылык фабрикалары, «Атабай», «Комсомольский» совхозлары яшәүдән туктый. Республика шәһәрләренә чит ил продукцясе кертелә. 1999 елдан Татарстанның кошчылык тармагы үсешендә яңа чор башлана. Кошчылык фабрикаларының байтагы эре инвесторларга («Ак Барс» холдинг компаниясе, «Татэнерго», «Татфондбанк», «Тат­трансгаз» һ.б. АҖләре) бирелә, кошчылык предприятиеләрендә милек реформасы уздырыла. Кошчылык фабрикаларында җиһазлар яңартыла, җитештерүчәнлеге зуррак булган тавык кросслары сатып алына, яңа технологияләр кертелә, азыктагы компонентлар балансы көйләнә, ит продукциясен эшкәртү тамырдан үзгәрә. Күп кенә кошчылык фабрикаларында рекон­струкция уздырыла: «Лаеш» (2004–2007), «Чаллы» (2003–2007), «Чистай кошчылык фабрикасы» АҖ (2006–2007). «Тукай кошчылык фабрикасы» АҖ 2003 елда «Чаллы-бройлер» ҖЧҖ дип үзгәртелә, аның составына «Чаллы» (2004), «Түбән Кама» (2005) фабрикалары кертелә. 2006 елда дөнья стандартларына ярашлы кош ите эшкәртү комплексы (куәте сәгатькә 9 мең кош) сафка баса. Катнаш азык белән «Кама-зернопродукт» АҖ (Чаллы), «Казань-зернопродукт», «Магнитогорск-комбикорм», «Ситко» икмәк продуктлары АҖ, «Биофакторы» ҖЧҖ (Екатеринбург), «Кормозаготовка» ҖЧҖ (Мәскәү), «Провими» ҖЧҖ (Мәскәү, Түбән Новгород), «Содружество» компаниясе (Балтыйк буе) тәэмин итә. Кошчылык фабрикаларының кайберендә катнаш азык цехы бар. Татарстанда тавыкларның йомырка һәм ит юнәлешләрендәге кросслары асрала. Йомырка юнәлешендәге кроссларның барысы да йомырка тавыкларыннан иң яхшы токым саналучы ак леггорннан китереп чыгарылган. 1980–1990 елларда республикада ике линияле П-46 кроссы үрчетелә, йомырка юнәлешендәге барлык кошчылык хуҗалыкларында шул кросс таралыш ала. 1999 елдан әлеге кросс Голландиянең «Хендрикс» фирмасыннан кайтартылган дүрт линияле кросс — ак бованс белән яхшыртыла (тавыкның йомырка салышлыгы — 350 данә, йомырканың уртача массасы — 61–62 г).

Ак леггорн токымы тавыклары

1990 еллар ахырында Свердловск өлкәсеннән кертелгән родонит кроссы киң тарала, йомырка юнәлешендәге тавыкларның 42% чамасы шул кросска карый. Әлеге кросс югары генетик потенциалга ия: тавыкның йомырка салышлыгы 296 данә. Аерымлылык билгесе — төс буенча аутосекслы (бер тәүлеклек чебиләрнең ачык сарылары — тавык, сорылары — әтәч).

XXI йөз башында «Птицевод» дәүләт нәсел заводы белгечләре Бөтенроссия Кошчылык фәнни-тикшеренү һәм технология институтлары галимнәре белән берлектә җитештерүчәнлеге югары булган өч линияле бөгелмә кроссы (БТ-125) булдыра. Бу кроссның 50 процентлы җитештерүчәнлеккә ирешү чоры — 145 көн, йомырка салышлыгы — 300–320 данә, чеби чыгару — 86%, чебиләрнең сакланышы — 98%. 1 мең йомырка алу өчен 1,47 ц азык берәмлеге тотыла. Кайбер кошчылык хуҗалыкларында 1990–2000 елларда Германиядән кайтартылган ак ломанн, соры ломанн кроссына караган тавыклар үрчетелә. Йомырка өчен тавык асрау белән шөгыльләнүче иң эре хуҗалыклар (2011): «Птицевод» нәсел заводы — 273 мең, Бөгелмә районындагы «Репродукт» — 107 мең, Лаеш районындагы «Юбилейное» — 2 млн 505 мең, «Лаеш» кошчылык комплексы — 588 мең, «Лениногорск кошчылык фабрикасы» — 230 мең баш.

Корниш, плимутрок, лангшан, брама һ.б. токым төркемнәре ит юнәлешенә карый. Бройлер алу өчен кулланыла торган хәзерге кроссларның барысы да корниш (ата форма) һәм ак плимутрок (ана форма) нигезендә китереп чыгарылган. Ит өчен тавык асрау белән Тукай районының «Чаллы-бройлер» ҖЧҖ (2011дә — 4 млн 23 мең баш), «Казан» кошчылык фабрикасы» АҖ (1 млн 300 мең),  «Ак Барс–Питрәч» агрофирмасы (923 мең), Яшел Үзән районының «Марс» крәстиян фермер хуҗалыгы (57 мең баш; Франциядән кайтартылган «гибро» ит тавыклары кроссларын, азрак күләмдә Россиянең «конкурент», «смена» кроссларын үрчетә) шөгыльләнә. К. тармагы предприятиеләре тарафыннан ел саен 3 млннан артык чеби һәм бәбкәләр сатыла (1980 елларда бу сан 10–14 млн га җитә).

2011 ел башына республикада 30 мең каз исәпләнә, шуларның 15,7 меңе — йомырка сала торган ана казлар. Токымнары: 60% — линд, 30% — рейн (Венгриядән кайтартылган), 10% — Кубань казлары. Каз асрау белән Питрәч районының «Карповка» ярдәмче хуҗалыгы (10 мең), «Чистай» агрофирмасы (5 мең), «Гайфуллин һәм Ко» ҖЧҖ (2 мең) шөгыльләнә.

Зур соры каз

2010 елда үрдәкләр саны 10 мең, шул исәптән ана үрдәкләр 7,5 мең баш. Башлыча, Пекин үрдәкләре үрчетелә. 2011 елда республиканың кошчылык тармагында тулаем 13 млн баш кош (шуннан 3,6 млн — йомырка тавыгы) исәпләнә, 2011 елгы күрсәткечләр (тиңдәшле рәвештә): 7217,8 млн һәм 2588,9 млн.

Пекин үрдәкләре

Шәхси хуҗалыкларда кош-кортның төрлесен, шул исәптән тәвә кошлары да асрала. 2011 елда 13 мең т кош ите җитештерелә.

ТРның азык-төлек базарында «Татптицепром» АҖ өлеше: кош ите буенча — 50% чамасы, йомырка буенча — 95,6%. Кош итеннән 200 ләп исемдәге продукция җитештерелеп сатыла. Татарстанның кошчылык тармагы җитештергән продукциянең 25% ы күрше өлкә һәм республикаларга чыгарыла, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләргә озатыла.

2000–2011 елларда халыкара һәм Россия күләмендәге конкурсларда республиканың кошчылык тармагы җитештергән продукция 13 алтын, 8 көмеш медаль яулый, лауреат дипломнарына лаек була, Россиянең иң яхшы 100 товары исемлегенә кертелә. Кошчылык өлкәсендә эшләүчеләрдән дәүләт бүләкләренә лаек булучылардан: Социалистик Хезмәт Герое — 1, РФнең атказанган терлекчелек хезмәткәре — 3, ТАССРның атказанган терлекчелек хезмәткәре — 59, орден һәм медаль белән бүләкләнүчеләр — 100 кеше. К. тармагы өчен белгечләрне Казан ветеринария медицина академиясе, Буа ветеринария техникумы, Әтнә һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумнары әзерли.

Ак киң күкрәкле күркә

Әдәбият

Ихсанов Н. Восхождение: Ист. очерк о восьмидесятилетнем пути птицефабрики «Красный Ключ». Нижнекамск, 1999;

Кочиш И.И., Петраш М.Г., Смирнов Г.Б. Птицеводство. М., 2004;

Алиев М.Ш. Птицеводство — прибыльная и социально значимая отрасль республики // Татарстан. 2007. № 7.

Авторлар — Ә.Х.Фазылҗанов, А.Р.Вәлиев, М.Җ.Гаитов