Эчтәлек

Татарстанда уңдырышлылыкны программалаштыру буенча исәпләүләрне академик И.С.Шатилов тарафыннан эшләнгән принципларны һәм элекке мәгълүматларны (туклану элементларын уңыш берәмлегенә чыгару, аларны туфрактан һәм кертелгән ашламалардан файдалану проценты, су куллану һ.б.) исәпкә алып, җирле шартларга карата башкаралар.

Билгеле булганча, тигез мәгънәле дүрт факторның – яктылык, җылылык, су һәм туклану элементларыннан соңгы икесен генә көйләргә мөмкин. Татарстанда фотосинтетик актив радиация (ФАР) елына 1 гектарга якынча 3 млрд килокалорий тәшкил итә (вегетация чорында уҗымнар – 2,7, шикәр чөгендере һәм бәрәңге – 2, сабан ашлыгы – 1,7) дип билгеләнгән. Үсемлекләрнең биохимик үзенчәлекләре  20–22% ФАР файдаланырга мөмкинлек бирә. Гамәлдә уҗымнарның уңдырышлылыгы 1 гектардан 23 ц, сабан ашлыгы – 18, шикәр чөгендере – 170, бәрәңге – 115, люцерна печәне 80 ц булганда бары тик 1% кына ФАР кулланыла. Хәзерге сортлар һәм технологияләр ФАР үзләштерүне 3–4% ка кадәр күтәрү бурычын куярга мөмкинлек бирә.

Татарстан өчен традицион булган авыл хуҗалыгы культуралары уңдырышлылыгын җылылык шулай ук чикләми. Үсемлекләрнең коры матдәсе берәмлеген булдыруга 100 берәмлек су тотыла, яисә 1 мм явым-төшем, ягъни ул 1 ц ашлыкка кыяклы үсемлекләрнең гомуми коры массасыннан 40% чыкканда 2,5 мм явым-төшем китә. ТР да яуган явым-төшемнәрне тулысынча файдалану (уртача бер елга якынча 440 мм) 1 гектардан 170 ц га кадәр ашлык алырга мөмкинлек бирә. Чынлыкта 1 ц ашлыкка су тоту (су куллану коэф.), агротехника дәрәҗәсе һәм сортка карап, 10–20 мм га җитә. Фәнни тәҗрибәләрдә тигез рельефта су куллану коэффициенты 4–5 һәм түбәнрәк була.

Программалаштырылган уңыш алу өчен җирләрнең туклану режимы торышы, аларның әчелеге билгеләнә, азот, фосфор, калий, микроэлементларның үзләштерелүче формалары таләп ителгәнгә кадәр күтәрелә. Ашламаларның нормасы исәпләү-баланс алымы белән билгеләнә. Элекке мәгълүматлар булып уңышның азотны, фосфор окисен, калий окисен продукция берәмлегенә чыгару, аларның хәрәкәтчән формалары туфракта һәм җиргә кертелергә билгеләнгән ашламаларда булуы, аларны туфрактан һәм ашламалардан файдалану санала. Шулай ук элгәрләренә кертелгән минераль һәм органик ашламаларның тәэсире, аннан алдагы кузаклы культураларны игү исәпкә алына.

Уңдырышлылыкны программалаштыру игенчелекнең перспективалы системасының состав өлеше һәм иң мөһим этапларының берсе булып тора.

Әдәбият

Шатилов И.С. Принципы программирования урожайности // Вестн. с.-х. науки. 1973. № 3;

Рекомендации по программированию урожаев в Татарской АССР. К., 1981;

Зиганшин А.А. Современные технологии и программирование урожайности. К., 2001.

Автор – А.А.Җиһаншин