1994 елда шул ук исемдәге колхоз җирлегендә оештырыла. 2003 елда 4 торак пунктны: Мулланур Вахитов исемендәге, Теңкәш, Кайрев, Алших (үзәк утары) авылларын үз эченә ала; 630 хуҗалыкта 1435 кеше яши (шуларның 262 се авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшли); авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 5865 га (шул исәптән 5413 га сөрүлек җирләр), 1570 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 495 сыер), 1458 баш дуңгыз, 95 баш ат исәпләнә; 2 балалар бакчасы, 3 мәктәп, мәдәният сарае, 3 клуб, 4 медицина пункты, 5 кибет, 3 ашханә, профилакторий эшли. Җитештерү объектларына һәм торак йортларга газ кертелгән. 11196 т бөртекле ашлык, 7643 т шикәр чөгендере, 1680 т сөт, 306 т тере үлчәмдә ит җитештерелгән. Бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 47,1 ц, шикәр чөгендере — 212 ц тәшкил итә, 1 сыердан 3394 кг сөт алына. 100 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләренә күчереп исәпләгәндә 286 ц сөт, 52 ц ит җитештерелә.

Хуҗалык СССР ВДНХсы күргәзмәләрендә катнаша (1957, 1960, 1962, 1967), СССР ВДНХсы (1965, 1973), ТАССР ВДНХсы (1967, 1968, 1970, 1971, 1973) дипломанты; ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы (1970), СССР ЮС Президиумының Истәлек билгесе (1970), «Югары культуралы игенчелек хуҗалыгы» исеме (1971), ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮК дипломы (1972), СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм ВЛКСМ ҮКның Истәлек байрагы (1973), РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Истәлек байрагы (1973), СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (1975) белән бүләкләнә. Хуҗалык эшчеләре дәүләт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек була, шул исәптән 10 кешегә — ТАССР һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1 кешегә Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемнәр бирелә; 1 кеше — Халыклар дуслыгы, 8 кеше — «Почёт билгесе», 1 кеше — 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» орденнары, 32 кеше медаль (шул исәптән 4 кеше — СССР ВДНХсының алтын, 9 кеше — көмеш, 11 кеше бронза медале) белән бүләкләнә.

Җитәкчеләрнең берсе — Социалистик Хезмәт Герое Р.Г.Әһлуллин (1960–1978, 1988–1994).

2004 елда хуҗалык «Татфондбанк»ның «Агросоюз» ҖЧҖ идарә итүче компаниясенең «Нива» ҖЧҖ составына кертелә.

Автор — И.Н.Афанасьев