1931 елда Сталин исемендәге совхоз буларак оештырыла, шул ук исемдәге совхоз җирлегендә 1968 елда төзелә. 1937 елда хуҗалыкка «Алга», «Үрнәк» совхозлары, 1957 елда Тельман исемендәге, «Чулпан», «Кремль», «Новый Путь», Булганин исемендәге, Маленков исемендәге колхозлар берләштерелә.

1962 елда хуҗалык Ленин исемендәге совхоз итеп үзгәртелә. Соңрак аңардан мөстәкыйль «Җәлил» (1965), «Баландыш» (1982) совхозлары аерылып чыга.

2005 елда хуҗалык «Агрофирма ВАМИНСТИТУТеләче» ҖЧҖнең Ленин исемендәге бүлеге итеп үзгәртелә.

2004 елда хуҗалык составына 6 торак пункт керә: Сауш, Шармыш, Караширмә, Пановка авыллары, үзәк утар — Үзәк посёлогы, Петровский посёлогы (608 шәхси хуҗалык, гомуми халык саны — 1982 кеше; шулардан 801 е хезмәткә яраклы яшьтә).

Хуҗалыкта авыл хуҗалыгы файдалану җирләре 8104 га (шул исәптән 6867 га сөрү җирләре), 3202 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 740 сыер), 4760 баш дуңгыз, 146 баш ат исәпләнә. Бөртекле культуралар һәм бәрәңге орлыгы (элиталы һәм югары сортлы), шулай ук сөт, ит җитештерелә, нәселле терлек үрчетелә. 2004 елда 12348 т бөртекле ашлык, 2244 т бәрәңге, 4470 т сөт, 780 т ит (тере үлчәмдә) җитештерелә. Бөртекле ашлыкның уңышы 1 га дан 44,6 ц, бәрәңгенеке — 204 ц чыга; 1 сыердан 6124 кг сөт савыла; 100 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләренә 552 ц сөт, 96,3 ц ит җитештерелә.

Хуҗалык җитештерүдәге югары күрсәткечләре өчен КПСС ҮКның, СССР ЮС Президиумы, СССР МС һәм ВЦСПСның Кызыл Байрагы (1967); КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮК елның Мактау грамотасы (1987) белән бүләкләнә. Эшчеләр дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән Социалистик Хезмәт Герое исеме — 2 кеше, ТАССР, ТРның атказанган хезмәткәре — 20 кеше; Ленин ордены — 4, Октябрь Революциясе ордены — 2, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены — 3, «Почёт билгесе» ордены — 8, СССР ВДНХсының медальләре — 9, СССР Дәүләт бүләге 1 кешегә бирелә.

Хуҗалык үсешенә зур өлеш кертүче җитәкчеләр: Г.Г.Галиев (1960–1977), П.Х.Хаҗиев (1977–1988), И.Ю.Зәйнетдинов (1990–1999).

Автор — И.Н.Афанасьев