1953 елда СССР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә оештырыла.

Төп эшчәнлеге: урман хуҗалыгын рациональ алып баруны һәм урман фондыннан файдалануны, урманнарны нәтиҗәле яңадан торгызуны һәм саклауны тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар системасын үз эченә алган урманны төзекләндерүне оештыру һәм үткәрү.

Урманнарны инвентаризацияләүне, тикшерүне һәм картографияләштерүне, урман предприятиеләренең хуҗалык эчен оештыруны, бердәм дәүләт урман фонды һәм хуҗалык эшчәнлеге торышын тикшереп торуны гамәлгә ашыра. Урман төзекләндерү объектлары булып Идел буе һәм Урал регионнары (Ульяновск, Түбән Новгород, Пермь, Свердловск, Чиләбе өлкәләре; Чуваш, Татарстан, Башкортостан, Марий Эл республикалары) урман хуҗалыклары тора.

Урман төзекләндерү эшләренең еллык күләме 200-300 мең га тәшкил итә.

Эшләүчеләр саны 35 кеше. Казан урман төзекләндерү экспедициясе җитәкчеләре арасында республиканың атказанган урманчылары Д.А.Мостафин (1964–1982), М.З.Гыймадетдинов (1982–1987) бар.

Автор – П.И.Степанов